Иркә: «Артурдан 5 көн хәбәр булмады. “Борчылмасын, барысы да яхшы”, дип башкадан хат килде»

Татарстанның атказанган артисты Иркә махсус хәрби операциядә катнашучы ире Артурның элемтәгә сирәк чыга башлавына хафалана. Бу хакта җырчы үзенең социаль челтәрендә хәбәр итте.

“Берничә көн кәефем булмады. Эш белән мавыгып алсам да, Артурдан биш көн хәбәр булмады, бик борчылдым. Кичә кич белән генә “Борчылмасын, барысы да яхшы”, дип башка кешедән хәбәр килде. Артур белән аралашу, язышу сирәгәйде. Бик нык борчылган идем, хәзер бераз җиңеләйде. Зур сынауларыңны бирмә, Раббым, бик куркып торам, исән-сау кайтсын”, — дип сөйли җырчы.

Искәртик, Иркәнең ире махсус хәрби операция зонасына өлешчә мобилизация башлангач та китте.

 


Фикер өстәү