БДИда химиядән 100 балл туплаган Камилә: «Тырышлыгым белән алдырдым»

География, әдәбият һәм химия фәннәреннән БДИ нәтиҗәләре игълан ителде. Арада 100 балл туплаучылар да бар. Әгерҗе районының Исәнбай мәктәбе укучысы Камилә Ганиева кайчандыр җене сөймәгән химиядән югары күрсәткечкә ирешкән. Кызык, аны ничек яратырга өйрәнгән икән?

Исәнбай мәктәбенең тарихында моңа кадәр берәүнең дә бердәм дәүләт имтиханнарында 100 балл туплаганы булмаган. Химия укытучысы Энҗе Латыйпованың укучылары арасында 90–95 балл туплаучылар бар. Ә менә абсолют күрсәткечкә ирешкәне – бары Камилә генә. Укытучының хезмәт стажы – 32 ел. Шуның 19 елын әлеге мәктәптә укыта.

– Камилә имтиханнан 100 балл туплагач, бик сөендем. Ни өчен дигәндә, өч еллык хезмәт нәтиҗәсе бу. Авыл мәктәбендә шәһәрнекенә караганда, шартлар да гади, әллә ни шаккатыргыч әйберләр дә юк. Химиядән сәгатьләр саны да аз. Атнага икешәр дәрес укытам. Шуңа күрә өстәмә шөгыльләнергә туры килә. Камилә тәнәфестә дә ял итмәде: вакытын сөйләшеп уздырмады. Бик тырыш, үҗәт кыз. Теш табибы булам дип максат куйды да химия фәненә чумды. Моңарчы бер укучыма да бер теманы 15әр тапкыр аңлатканымны хәтерләмим. Камилә белмәгәнен сорады, барыбер өйрәнәм, диде. Мондый укучылар күбрәк булсын иде әле. Дөрес, башта аңа бик авыр иде. Мәктәптән елап та кайтып киткәләде. Тик бирешмәде, тырышлыгы белән кыенлыкларны җиңә алды, – ди Энҗе Латыйпова.

Камилә уку белән генә мавыгып, бар дөньясын оныткан дип уйламагыз тагын. Юк, алай түгел. Бәйләргә дә оста ул. Өйләрендәге чебешләрне дә ул тәрбияли. Тавыкларның йомыркаларын җыярга ярата икән. «Чебиләрнең үскәнен, алардагы үзгәрешләрне күзәтү кызык миңа. 9–10 сыйныфларда укырга иртән сыер савып китә идем. 11 сыйныфта БДИга әзерләнеп, бу эшкә вакыт калмады шул», – ди. Әтисе Девятернә авылы җирлеге башлыгы булса да, иркә кыз түгел, димәк.

Үзе 100 балл туплармын дип башына да китермәгән. Ә менә күршеләре бер дә шикләнмәгән. Ганиевларның тәрәзәсендә утның ел буе төнге сәгать 2гә кадәр сүнмәгәнен белә бит алар. Камилә үзе дә имтиханга әзерләнү өчен бик күп көч түгәргә туры килүен әйтә. Башта мәктәптә – укытучысы белән, аннан өенә кайткач, онлайн мәктәптә шөгыльләнгән. Ай ахырына 400әр бирем эшләгән. Өстәвенә китаплар укыган, интернеттан эзләнгән. Моның кадәр тырышып та, сынауны начар баллга бирергә ярый димени?

– Моңарчы 100 балл туплаучыларны бик акыллы кешеләр дип саный идем. Хәзер фикерем үзгәрде. Ни өчен дигәндә, үзем – бик гади укучы. Тырышлыгым белән алдырдым. Мәктәптә «4–5ле» билгеләренә укыдым. Мине бервакытта да «ботаник» дип йөртмәделәр, – дип елмая ул. – Имтихан нәтиҗәсен белгәч, шатлыгымнан күккә очып киткәндәй булдым. Әтием, әнием дә бик сөенде. Миңа ышанганнары өчен рәхмәт. Укытучымның да тырышлыгын онытмам.

Камилә дә, башкалар кебек, БДИдан курыккан. Ни дисәң дә, киләчәк язмышын билгели бит ул. Аның да вузга укырга керәсе бар. Шуңа күрә яхшы күрсәткечләр кирәк.

– Бик зур сынау бу. Тырышып та, баллары аз булуны кайберәүләр психологик яктан бик авыр кичерергә мөмкин. Имтиханнарны алдан биреп карагач, камераларга ияләшкән идек инде. Минемчә, БДИ кирәк, аннан баш тартырга ярамый. Әлеге сынауны тапшырып, илнең теләсә кайсы вузына кереп була чөнки. Мин исә Казан, Ижаудагы югары йортларын сайларга җыенам. Кайда БДИ баллы җитә инде. Әлегә биология фәнен бирәсем бар. Рус теленнән исә нәтиҗә көтәм. Яхшыга өметләнәм, – ди Камилә.

– Мәктәп системасында нәрсәне үзгәртер идең? – дип тә сорадык аннан.

– 11 нче сыйныфта кирәкмәгән фәннәр шактый. Без аларны 10 сыйныфка кадәр укыдык бит инде. Соңгы елны бары темаларны гына кабатлыйбыз. Шуңа күрә нигә укучының кадерле вакытын алырга? Вузга кергәндә кирәкле фәннәрне яхшылап өйрәнү отышлырак булачак, – ди ул.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү