Татарстанда кырау төшү аркасында шторм кисәтүе игълан ителде

Татарстанда кырау төшү аркасында шторм кисәтүе игълан ителде. Бу хакта гидрометүзәктә хәбәр иттеләр.

12-13 июнь төнендә республика территориясендә урыны белән 0 градуска кадәр салкын булуы көтелә.

Синоптиклар иртәгә, Россия көнендә, алмашынучан болытлы һава, явым-төшемсез булачак, дип вәгъдә итә. Төньяк-көнчыгыш җиле 6-11 м/с тизлек белән күтәрелеп килә, көндез аның тизлеге 14 м/с.

 


Фикер өстәү