Яшел Үзәндә Сабантуйда чәчү батырына трактор бүләк иткәннәр

Чәчү батыры Фидаил Тимуршин Яшел Үзән Сабантуенда махсус приз — трактор алган. «Кентавр T-244 pro» маркалы транспорт чарасын аграрийга «Красный Восток Агро» агросәнәгать комплексы системасында күпьеллык намуслы хезмәте өчен тапшырганнар. Хәзер ул «ВЗП Заволжья» ҖЧҖнең импорт техникасы буенча әйдәп баручы инженеры вазыйфасында эшли.

Яңа традицияне шәһәр башлыгы Михаил Афанасьев кертергә тәкъдим иткән. Ул үзе трактордан ачкычлар тапшырды.

Фидаил Тимуршин авыл хуҗалыгында 43 ел хезмәт итә.

Батыру сева на Сабантуе в Зеленодольске подарили трактор


Фикер өстәү