Виртуоз баянчы Рәшит Мостафин вафат

Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле бүген, 11 июнь көнне, 77 яшендә Татарстанның халык артисты, үзенең баш дирижёры. мәшһүр музыкант, композитор Рәшит Шәкүр улы Мостафин вафат булуын хәбәр итә.

«Мәрхүм белән хушлашу иртәгә, 12 июнь көнне 09.00 сәгатьтә, Мәрҗани мәчетендә (Каюм Насыйри урамы, 17 йорт) булачак. Җәсәде Балтач районы Сасна авылында җирләнәчәк», диелгән хәбәрдә.

«Рәшит абыйның урыны оҗмахта. рухы шат булсын! Аның турындагы якты истәлек безнең күңелләребездә мәңге сакланыр!» ди ансамбль җитәкчелеге.

/Татар-информ


Виртуоз баянчы Рәшит Мостафин вафат” язмасына фикерләр

Фикер өстәү