Бурычка акча биреп торган танышын үтергән ирнең эзенә төшкәннәр

Башкортстан Югары Судында танышын үтергән ир-ат эше каралачак. Бу хакта прокуратураның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Фаҗига Яңауыл районында булган. Тикшерү фаразы буенча, 31 яшьлек гаепләнүче танышыннан машина йөртү таныклыгы алу өчен имтихан тапшыруда ярдәм итүчегә бирергә дип, 100 мең сум акча алган.

Соңрак хатын акчаны кире кайтаруны таләп итә. Узган елның май аенда ир-ат аңа 70 мең сум акчаны кире кайтара. Ә калган 30 мең сум акчаны кире кайтару сылтавы белән ул хатынны үз автомобилендә кешесез җиргә алып килә һәм буып үтерә, акчаны үзе белән алып китә.

Җинаять эзләрен яшерер өчен, ул хатын үз-үзен үтергән дигән фикер туарлык «инсценировка» ясый, корбанының мобиль телефонын вата.

Үтерелгән хатын югалган дип саналган, аннары әнисе полициягә мөрәҗәгать иткән. Аның мәетен бер атнадан соң күпер астында табалар.

Ир үз гаебен танымаган. Эш материаллары судка карау өчен җибәрелгән.


Фикер өстәү