Татарстанда банкта эшләүче хатын-кыз 39 миллион сумнан артык акча урлаган

Банкның элеккеге хезмәткәре 39 миллион сумнан артык акча урлаган.

Урлау фактын яшерер өчен, гаепләнүче вкладчыларга акча бирү турындагы ялган документлар рәсмиләштерә.

Татарстан прокурорының беренче урынбасары Алексей Заика Түбән Кама шәһәрендә яшәүче 48 яшьлек хатын-кызга карата җинаять эше буенча гаепләү нәтиҗәсен раслады.

Тикшерү фаразы буенча, гаепләнүче төбәк банкларының берсендәге өстәмә офисында өлкән белгеч вазифасын башкарганда, үзенә ышанып тапшырылган 4,4 миллион сумнан артык акчаны үзләштергән. Урлау фактын яшерү өчен гаепләнүче вкладчыларга акча бирү турында ялган документлар рәсмиләштерә.

Соңрак хатын-кыз тагын 35 млн сумнан артык акча үзләштерә, шуннан соң эшкә чыгудан туктый.

Банк хезмәткәре гаебен таныган, ул сак астына алынган.


Фикер өстәү