Гудбай, инглиш? Мәктәптә инглиз телен укытудан баш тартырга җыеналар

Мәктәптә инглиз телен мәҗбүри укытырга кирәкми. Күптән түгел Дәүләт Думасы депутаты Солтан Хамзаев аны мәктәп программасыннан алырга тәкъдим итте. Ул инглиз телен укыту урынына укучыларның сәламәтлеген, психологиясен кайгырту яклы. Ә мәктәп, әти-әниләр чит тел белән саубуллашырга әзерме соң?

Һәр унынчы әнигә кирәкми

Дәүләт Думасының Иминлек һәм коррупциягә каршы көрәш комитеты әгъзасы Солтан Хамзаев фикеренчә, илнең мәгариф системасында Көнбатышка йөз тотуны, мәктәпләрдә инглиз телен укытуны туктатырга кирәк. Әлеге тел, программага ирексезләп кертелү сәбәпле генә, халыкара дәрәҗәгә күтәрелгән.

– Без балаларның игътибарын кечкенәдән Көнбатышка юнәлтәбез. АКШ, Бөекбританиянең кайсында инглиз телен мәҗбүри өйрәтәләр? Америкадан тыш, Кытай, Согуд Гарәбстаны, Латин Америкасы, Һиндстан кебек илләр дә бар бит әле, – ди депутат.

Соңгы елларда бигрәк тә шәһәрдә, безгә инглиз теле туган телгә караганда ныграк кирәк, диюче әти-әниләрне дә ишетергә туры килде. Татар телен белмәсә белмәсен, ә менә дөньякүләм билгеле телне белергә тиеш! Ни өчен дигәндә, балаларының илләр гизәсе, культуралы буласы бар. Әти-әниләр хәзер ничегрәк уйлый икән?

Илдә һәр унынчы әти-әни инглиз телен программадан чыгаруны хуплый. Әмма 80 проценты моңа каршы. Ни өчен дигәндә, халыкара аралашу телен белмичә ярамый. Ә 11 проценты бу хакта берни дә әйтә алмый. SuperJob уздырган сораштыру нәтиҗәләре шуны күрсәтә. Шул ук вакытта һәр бишенче әни, мәктәпләрдә кытай теле укытылырга тиеш, дип белдергән. Әлеге тел өйрәнергә катлаулы, диючеләр дә аз түгел.

– Балалар үзләре инглиз телен кирәк дип санамый инде ул. Бигрәк тә малайларның исе китми. Мин үзем укытуга каршы түгел. Бер чит телне белү начар дип санамыйм. Тик берүк төп фән итеп имтихан гына куймасыннар, – ди Балтач районында яшәүче ике бала анасы Айсылу Хәкимҗанова.

Алабуга районында яшәүче Эльвина Ринатова мәктәптә немец телен өйрәнгән. Шуңа күрә инглизчә күп әйберне аңламыйм, ярый әле балалар булыша, ди.

– Авылда кирәк булмаса да, шәһәрдә кирәк бит ул. Эш өчен интернеттан тәрҗемә итәм. Кибеткә кергәч, товарлардагы чит илдән кергән сүзләрне укырга кирәк. Безгә авыр, балаларга җиңел. Мәктәптән ипи-тозлык булса да белеп чыгу әйбәт инде, – ди Эльвина.

Инглиз теле – җиңел тел

КФУ студенты, «Асылташ» мәктәбендә татар теле укытучысы Ризәлә Гыйләҗева шулай дип саный. Яшел Үзән кызы рус, инглиз телләрендә камил сөйләшә. «Эшләгән мәктәбемдә дә өч телле мохит булганга, һәр телгә тигез игътибар, тигез караш», – ди.

– Мин бу депутат фикер белән килешә алмыйм. Бүген югары уку йортында татар һәм инглиз телләрен өйрәнүче буларак, инглиз телен үзләштерү башка чит телләргә карата күпкә җиңелрәк дип раслый алам. Туган телеңне белү – намус эше. Әмма замананың бүгенге шартларында һәркемгә тагын кимендә бер чит тел белү зарури. Инглиз теле бу очракта – иң кулае. Бу тел күптән халыкара тел дәрәҗәсендә кулланыла һәм бу үзгәрер дип уйламыйм яисә моның өчен бик күп дистә еллар кирәк булыр. Дөрес, кытай теле дә соңгы арада бик популяр, әмма әлеге телне үзләштерергә һәркем җөрьәт итми, – ди Ризәлә.

Имтиханы да булсын…

Мәгарифне үстерү институты доценты, физика-математика фәннәре кандидаты Марат Лотфуллинның да фикерен белештек.

– Инглиз теле мәктәп программасында калырга тиеш, чөнки ул – халыкара аралашу теле. Бүген көндәшлеккә сәләтле булу өчен, аны һәркемгә белү кирәк. Мин әле аннан мәҗбүри сынау да кертергә кирәк дип уйлыйм. Бу телне белмәгән кешене белемле дип санап булмый. Әлбәттә, халыкара нормалар буенча, туган телдән дә мәҗбүри имтихан булырга тиеш. Ләкин безнең илдә ул әлегә юк, – ди Марат Лотфуллин. – Инглиз теле буенча проблемалар бар, ләкин телне дәрестә генә камил белерлек ите өйрәнү мөмкин түгел. Мин фәннәрдән дә терминнарны инглизчә бирү яклы. Инглиз телен укытуның сыйфатын күтәрергә, кайбер фәннәрне инглизчә укытырга кирәк. Инглиз телен белгәннәр – рус теленең яртысы инглиз сүзләреннән, ә инде татар телен белгән кешеләрнең 25 проценты рус теленең татар сүзләреннән торганын аңлый. Инглизчәне укытуның әһәмияте бик зур. Кытай телен мәҗбүри өйрәтергә кирәкми. Кытайлар инглиз телен болай да яхшы белә. Әйтик, улым алар белән инглизчә аралаша.

Фикер

Динара Смага, Иннополис мәктәбенең директор урынбасары, инглиз теле укытучысы:

– Бүгенге заманда бу сорау актуаль түгел. Инглиз теле – халыкара аралашу теле. 80 процентка якын эшлекле язулар, корреспонденцияләр инглизчә алып барыла. Җир шарының 60 проценты әлеге телдә аралаша. Әгәр без аны мәктәп программасыннан алсак, күп кенә мәгълүмати чыганаклар, шул исәптән, информатика, IT технологияләр, медицина да минуста калачак. Ни өчен дигәндә, алар инглиз теле белән бик нык бәйләнгән. Бәлкем, аны факультатив итәргәдер, әмма мәктәптән куып чыгарырга кирәкми. Нәтиҗәсе турында уйларга кирәк. Заманасында мин, Казаннан авыл мәктәбенә йөреп, инглиз теле укыттым. Авыл баласы өйрәнергә теләми, дип әйтмәс идем. Алар да гадәти сөйләмне белергә тиеш дип саныйм. Хәзер елдан-ел информатиканы, программалаштыру телен өйрәнергә теләүче укучылар саны арта бара. Ә моның өчен инглизчәне белмичә ярамый. Тел ул – милләтнең байлыгы. Күбрәк телләр өйрәнгән саен, төрле илләрнең мәдәниятен, традицияләрен аңлыйсың, халкыбыз да баерак булачак.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү