Мәрткә китеп кайткан имам-хатыйб авылдагы тормышны үзгәрткән

2016 елда яшь имам-хатыйб, үрнәкле гаилә башлыгы, Мәчетле районының Сабанак авылы старостасы һәм волонтер Айнур Зәбихуллин автомобиль фаҗигасенә эләгә һәм өч тәүлектән артык комада була. Тормышка кайткач, ул мөһим әйберләрне югалтуын аңлый һәм тагын нәрсәгә ирешә алачагы турында уйлана, дип яза Кызыл таң.

Айнур яңа тормыш башларга карар итә: терелеп чыккач, мәдрәсәгә укырга керә, мәчеттә эшли башлый һәм анда балалар өчен спорт секцияләре алып бара, мохтаҗларга ярдәм итү өчен «Аиша» хәйрия проектын башлап җибәрә волонтер азык-төлек җыелмаларын авыр тормыш хәлендә калган гаиләләргә ташый.

«Мохтаҗ гаиләләр безне үзләре таба, ярдәм сорый. Без продуктларны күпләп сатып алабыз. Еш кына сатучылар безгә ризыкны бушлай бирә, Аллаһ рәхмәте өчен, моның өчен аларга зур рәхмәт. Кайвакыт азык-төлекне сәүдә челтәрләрендә ашыгыч рәвештә сатып алырга туры килә, нигездә бу — балалар ризыгы, җиләк-җимеш», — дип сөйли хәйрияче.

Актив имам-хатыйбның миссиясе азык-төлек җыелмаларында гына түел. Көн саен шәхси үрнәгендә ул авыл халкына һәм социаль медиа абонентларына хәтта бер кешенең дә дөньяны яхшы якка үзгәртә алуын күрсәтә. Айнур туган авылында чүп-чарны аерым җыю, даими өмәләр һәм балалар бәйрәмнәре, мәчетне төзекләндерү эшен оештыра. Аның тырышлыкларына карап, авылның башка кешеләре дә игелекле эшләргә кушыла башлаган.


Фикер өстәү