Бәдретдинов Хәмзә Фәрһат улы

1959 елның 24 сентябрендә Татарстанның Апас районы Сатмыш авылында туа. 1978 елда – Буа ветеринария техникумын, 1982 елда Казан дәүләт университетының татар журналистикасы бүлеген читтән торып, 1986 елда Ленинград партия мәктәбен тәмамлый.

1978–1979 елларда – Апас районы Тукай колхозында баш ветеринар. 1979 елдан – Иске Тәрбит мәктәбендә комсомол секретаре, Апас районының «Йолдыз» газетасында авыл хуҗалыгы мөдире. 1986 елдан – «Татарстан яшьләре» газетасының комсомол бүлеге мөдире. 1989 елдан – Октябрь районы төбәгендә «Ватаным Татарстан» газетасының үз хәбәрчесе. 1991 елдан – «Татарстан хәбәрләре» газетасында мәгълүмат бүлеге мөдире. 1993 елдан – «Ватаным Татарстан» газетасында мәгълүмат һәм спорт бүлеге мөдире.1997 елдан – «Шәһри Казан» газетасында бүлек мөдире, баш мөхәррир урынбасары. 2008 елдан – «Мәгърифәт» газетасында бүлек мөдире, җаваплы секретарь – баш мөхәррир урынбасары. 2015 – 2020 елларда – «Мәдәни җомга» газетасы хезмәткәре.

«Дөньядагы бердәнбер Сатмыш, яки бүгенгедән авылның үткәндәге онытылган билгесезлегенә сәяхәт» (1999), «Кеше хокуклары һәм төп ирекне яклау буенча Европа Конвенциясе» (1999), «Татарстаннан читтәге татар галимнәре (беренче кисәк)» (2000), «Татарстаннан читтәге татар галимнәре (икенче кисәк)» (2006), «Гүзәл Кама Тамагы. Камское Устье – жемчужина природы» (2006), «Краткий психолого-юридический и биографический словарь. Кыскача психологик-юридик һәм тәрҗемәи хәл сүзлеге» (2006), «Сагындым, бик сагындым…» (2006), «Төрле тарафлардагы туганнар (гыйбрәтле язмышлар)» (2007), «Искитмәле Олы Болгаер» (2008), «Борнаш иле» (2010), «Асыл төбәк – авылым Шәмәк» (2011), «Пионер эше профессоры» (2012), «Габбас абый классы» (2014), «Күл буенда, кошлар тавында» (2014), «Безнекеләр. Наш класс классный» (2016), «Туганлык бер, язмышлар төрле» (2016), «Корни единые, судьбы разные» (2016), «Табар Черкене – күңел җилкәне» (2018), «Тимере бар – тилмермәс» (2019), «Татлы чишмәсе буенда дөньядагы бердәнбер Сатмыш» (2021) китаплары авторы.


Фикер өстәү