Рөстәм Миңнеханов: «Илебезгә һәм аның күпмилләтле халкына иминлек һәм зур үсеш телим»

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия көне уңаеннан мөрәҗәгать итте.

«Хөрмәтле татарстанлылар!

Сезне дәүләт бәйрәме – Россия көне уңаеннан чын күңелдән тәбрик итәм. Ул Ватанга мәхәббәт һәм тугрылык, ата-бабаларыбызга, илебез тарихына ихтирамлы мөнәсәбәт, үткәндәге, шулай ук бүгенге көндәге хезмәт һәм сугыш батырлыклары символы булып тора.

Россия – ул, чын мәгънәсендә, яу кырында һәм тыныч тормышта һәрчак илебез мәнфәгатьләрен якларга әзер булган батырлар ватаны. Махсус хәрби операциядә катнашучы хәрби хезмәткәрләрнең кыюлыгы, каһарманлыгы һәм фидакарьлеге – моның ачык дәлиле. Бүген, Россиянең суверенлыгы һәм киләчәге өчен көрәш барган шартларда, күпмилләтле халкыбыз, бердәм булып, заман сынауларына каршы тора. Безне уртак язмыш берләштерә һәм үз туган җиребездә барлык авырлыкларны да җиңеп чыгачакбыз. Безнең рухыбызны сындыра алмаслар!

Россия фән һәм мәгариф, сәнгать һәм спорт, медицина өлкәләрендә, биотехнологияләр, сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы, цифрлаштыру тармакларында һәм космосны үзләштерүдә олы казанышлары белән дан тота.

Илебез гүзәл табигате, үзенчәлекле архитектурасы һәм төзелеш сәнгате ядкарьләре, күп гасырлык мәдәнияте һәм традицияләре, кунакчыл һәм киң күңелле кешеләре белән бөтен дөнья халкын үзенә җәлеп итә.

Быел Татарстанда уздырылган «Россия – ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисадый форумы, 2024 елда Казанда уздырылачак БРИКС илләре башлыклары очрашуы Россиянең ышанычлы партнерлары һәм дусларының күп булуын раслый.

Татарстан Республикасы, Федерациянең төп субъектларыннан берсе буларак, Россиянең куәтен ныгытуга саллы өлеш кертә. Нефть-газ-химия комплексы, машина төзелеше, авыл хуҗалыгы республика икътисадының нигезен тәшкил итә. Бездә самолетлар, вертолетлар, КАМАЗ базасында техника һәм бронялы автомобильләр, хәрби кораблар һәм катерлар, радиоэлектрон аппаратура, оптика, дары һәм Ватаныбызның оборона мөмкинлекләрен тәэмин итү өчен кораллануның башка төрләре җитештерелә. «Алабуга» һәм «Иннополис» махсус икътисадый зоналары, ИТ- һәм технопарклар технологияләр һәм инновацияләр үсешенә этәргеч бирүче чыганаклар булып тора. Иң мөһиме, ирешкән казанышларыбыз – ул үз һөнәренә тугры кешеләрнең тырыш хезмәте нәтиҗәсе. Шул ук вакытта без барлык эшләребездә Россия Федерациясе Хөкүмәтенең һәм шәхсән Россия Федерациясе Президенты, илкүләм лидерыбыз Владимир Владимирович Путинның ныклы ышанычын һәм ярдәмен тоябыз.

Кадерле татарстанлылар!

Россия көнен бәйрәм итү сезгә яңа җиңүләр һәм уңышларга ирешүдә бәрәкәтле көч биреп, игелекле гамәлләргә рухландырыр, гражданнар бердәмлеге үрнәге булып торыр, дип ышанам.

Илебезгә һәм аның күпмилләтле халкына иминлек һәм зур үсеш телим. Россия, алга! – диелгән мөрәҗәгатьтә.

 

 

 

 


Фикер өстәү