Иң яхшы хатын-кыз роле»н башкаручы буларак танылган  Диләрә Сәлахиева: «Сәхнәдә син һәм героең гына бар»

Йөзендә елмаю балкый, ә күзләре очкынланып яна. Сәхнәдә булганда бар дөньясын онытып, бөтен күңелен биреп уйный. Сүзебез – мәктәп театр коллективларының «Сәйяр»  шәһәр фестивалендә «Иң яхшы хатын-кыз роле»н башкаручы буларак танылган яшь артист Диләрә Сәлахиева турында. Һәр яктан тырыш, уңган кыз белән кызлар гимназиясендә уку үзенчәлекләре, сәхнә тормышы һәм киләчәккә планнар турында сөйләштек.    

Кунагыбыз турында белешмә

– Диләрәгә – 16 яшь;

– Казанның Фатиха Аитова исемендәге 12 нче татар кызлар гимназиясенең 10 нчы сыйныфында укый;

– фортепиано, укулеледа уйный, театр түгәрәгенә йөри;

– җырларга, китаплар укырга ярата.

– Диләрә, синең иҗат юлың ничек башланды?

Иҗат белән мин бәләкәй чактан ук шөгыльләнәм. Беренче сыйныфтан ук  төрле чараларда катнашам, шигырьләр сөйлим, мәктәптә узган чараларны алып барам. Фортепиано буенча музыка мәктәбен тәмамладым, вокал белән шөгыльләндем. Киләчәк тормышымны да иҗат белән бәйлисем килә.

– Кызлар гына булган гимназиядә уку ничегрәк ул?

– Гимназия безнең өй янында гына. Аның тарихы халык язучысы, драматург Туфан Миңнуллин исеме белән турыдан-туры бәйле. Өр-яңа, шундый яхшы мәктәп салдырып калдырганы өчен шулхәтле рәхмәтле без аңа. Аны минем күз алдында төзеделәр. Гимназиядә тулы, вакыйгаларга бай тормыш белән яшибез. Бездә 300гә якын кыз бала укый. Гимназиябездә  тыныч, рәхәт атмосфера хөкем сөрә.

– Мәгърифәтче, татар кызларын белемле итү өчен бөтен көчен куйган Фатиха Аитова исемендәге гимназиядә уку зур җаваплылык та, килешәсеңдер?  

– Әлбәттә. Гимназия татар кызларын тәрбияләүнең иң яхшы традицияләрен дәвам итә. Бездә барлык чаралар татар телендә алып барыла. Татар булуым, татар телендә сөйләшүем белән бик горурланам мин. Кая барсак та, рәхәтләнеп үз телебездә аралаша алабыз.

– Иҗатка кире әйләнеп кайтыйк. Син быел мәктәп театр коллективларының «Сәйяр»  шәһәр фестивалендә «Хатын-кыз ролен  иң яхшы башкаручы» буларак танылдың. Театр дөньясында кайнау ошыймы сиңа?  

Үзебезнең гимназиядәге «Хәят» театр студиясенә 7 нче ел йөрим. Аны яшәткәне өчен директорыбыз Зөммәрәт Шамил кызы Нәгыймовага бик зур рәхмәт! Укытучыбыз – Галиәсгар Камал театры артисты, Татарстанның атказанган артисты Алмаз абый Сабирҗанов. Дәресләребез бик күңелле уза. Без төрле уеннар уйныйбыз, тренинглар узабыз. Һәр елны бер яңа спектакль куябыз. Һәм һәр елны диярлек шәһәр буенча да, республика конкурсларында да гран-при алып киләбез. Быел без Габдрахман Ильясиның «Бичара кыз» әсәрен сәхнәләштердек. Бу – татар дөньясында иң беренче куелган әсәр икән. Спектакльдә мин төп герой Бичара кыз – Маһитапны уйнадым. Шул роль белән «Сәйяр» шәһәр фестивалендә «Иң яхшы хатын-кыз роле» номинациясендә җиңдем. Спектакль 100 мең сум премия белән бүләкләнде.

– Ә үзеңне киләчәктә сәхнәдә күрәсеңме?

7 ел театр түгәрәгенә йөрү миңа бик зур тәҗрибә, үсеш бирде. Геройларны уйнау бик җаваплы. Аңа бик нык әзерләнергә кирәк. Сәхнәдә булганда син бөтен проблемаларыңны, уйларыңны онытып торырга тиеш. Анда син һәм героең гына бар. Берничә тапкыр спектакль куйганда авырып, температуралы килеш сәхнәгә чыгарга туры килде. Шул чакта мин артист хезмәтенең нинди авыр һәм җаваплы икәнен аңладым.

– Тагын ниләр белән кызыксынасың?

– Олимпиадаларда, төрле конференцияләрдә, театр фестивальләрендә, шигырь конкурсларында катнашам. Әйтик, быел рус теле һәм әдәбиятыннан республика олимпиадасында призлы урын яуладым. Сыйныфыбыз белән КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институтына укырга йөри башладык. Анда без психологик-педагогик курста укыйбыз. Уку нәтиҗәләре буенча мин  «Ел укучысы» булып танылдым. Шулай ук «Талантлар университы»нда медиакоммуникация буенча курслар уздым. Миңа анда уку бик ошады. Бәлки, киләчәктә шул юлдан китәрмен дигән уйлар да бар. Эш урыным иҗатка бәйле булсын иде.

Әңгәмәдәш – Ләйсән Сафина

 

 


Фикер өстәү