Әти-әнисе 9 сыйныфта укучы кызларын өйдә үле килеш тапканнар

Дүртөйле районында имин дип саналган гаиләләрнең берсендә фаҗига булган. «Башинформ» га ашыгыч хезмәтләрдәге үз чыганагы хәбәр итүенчә, 12 июнь кичендә әти-әнисе өйдә кызларын үле килеш тапканнар.

Кыз үзенә кул салган дип фаразлана. 9 нчы сыйныф укучысының үлем сәбәпләрен һәм шартларын хокук саклау органнары тикшерә.


Фикер өстәү