Котылгысыз нәрсәләргә каршы көрәшүдән файда юк: халыкларның гипноздан айныганын сабыр гына көтәсе кала

Әгәр сез татар халык әкиятләрен укып үскән булсагыз, кеше кыяфәтендәге юха еланнарның адәм балалары арасында яшәүләре, кайбер егетләрнең шуларга өйләнеп, аздан гына фаҗигагә тарымыйча калулары турындагы тәнгә каз итләре чыгара торган маҗаралар белән танышмый калмагансыздыр.

Әкият әкият инде ул, укыйсың, гыйбрәт аласың. Сабый чакта аның тәэсирендә төнлә куркып йоклый алмый ятарга да мөмкинсең. Әмма кайчан да булса җитди кешеләрнең – зур галимнәрнең, сәясәтчеләрнең рептилоидларның – кәлтә еланнарның кешелек җәмгыятен үз кулларында тотулары турында теорияләрне алга сөрә башлаячагын әйтсәләр, син хәтта сабый акылың белән дә аңа ышанмас идең. Шагыйрь әйтә бит әле: «Эх сез, шомлы әбием әкиятләре, Кая сезгә җитү чынлыкны?! Сүз җитәрме сөйләп аңлатырга, Бу йорттагы вәхшәт, коллыкны!» – дип. Бүген глобаль кешелек дөньясында бара торган вакыйгалар һәм аларга бирелә торган рәсми аңлатмалар халык әкиятләрен күпкә артка калдыра.

Глобаль системалар җимерелгәндә, һәрвакытта да мистика алгы планга чыга. Хәтерлик әле, элекке совет кешеләре, социалистик системаның асты-өскә килгән үткән гасырның сиксәненче еллары ахырында матбугатта оча торган тәлинкәләр, илнең төрле почмакларындагы аномаль урыннар турында язмалар ничек еш басыла иде! Экстрасенс-сихерчеләр ничек күп үрчеде! Капитализм килү белән, алар берникадәр артка чиктеләр, «сары» матбугат өлеше генә булып калдылар. Укучылар дөрес аңласын: автор һич кенә дә кешеләрдәге экстрасенсор сәләтләрне кире кагарга җыенмый. Бер истәлек: 1978 елда Корчной – Карпов арасында планетакүләм шахмат таҗы өчен көрәш бара. Илен ташлап, каршы лагерьга күчкән Корчнойның көндәшен үзенә каршы көрәштә КГБ экстрасенсларын куллануда гаепләве очраклы түгел иде. Мин хәтерлим әле ул матчларны. Совет пропагандасы Корчной – Карпов дуэлен капиталистик һәм социалистик системаларның көрәше рәвешендә тәкъдим итте һәм совет шахматчысының җиңүе ул чакта принципиаль һәм хәлиткеч мәсьәләгә әверелде. Яшерен хезмәтләр исә, гафу итегез, һәрвакытта да сихерчеләр белән актив хезмәттәшлек итәләр.

Социалистик система җимерелү белән, паранормаль (аңлатуга бирелми торган) күренешләр белән кызыксыну кимеде, фантастик сюжетлар өлкәсенә күчте, психикасы тотрыклы ук булмаган аерым төркем кешеләрнең хирыслык объектына әверелделәр. Ләкин конспирологик теорияләр (заговор теорияләре) буларак туктаусыз үстерелделәр. Аерма шунда гына иде: ул теорияләр белән мавыгучыларны җитдигә алмадылар, мокытлар буларак карадылар. Заговор теориясенең асылы шунда: кешелек җәмгыятендә бара торган вакыйгаларның артында йогынтылы һәм куәтле яшерен төркемнәр тора, шулар ясалма рәвештә хаос китереп чыгаралар дип аңлатыла. Планета белән идарә итәргә омтылучы Рим клубы, Бильдерберг клубы кебек оешмалар бар ул чынлап та. Аларның эшчәнлеге безнең өчен күп очракта яшерен булып кала.

Заговор теориясенең әкияткә якынрак тармаклары да яши. Кешелек җәмгыяте белән кеше кыяфәтендәге еланнар – рептилоидлар идарә итә дигәне, мәсәлән, шундыйлардан. Рептилоидлар галәмнән килде дигән идея дә актив үстерелә. Коронавирус пандемиясе башлану белән, аның кешелек җәмгыятен юк итү өчен уйлап табылган ясалма корал булуы хакында идея таратылды. Ашыгыч рәвештә уйлап табылган һәм бөтен кануннарга каршы килеп, бернинди сынаусыз кешелек җәмгыятенә көчләп тагылган вакцинаны заговор нәтиҗәсе булуына ышанучылар җитәрлек иде. Американың вакцина җитештерүче Pfizer фармкомпаниясе җитәкчесе Альберт Бурланы рептилоид дип ышандыручылар да күп булды. Бурла исә үз продуктын үзе шундый итеп рекламалады: дүрт тапкыр вакцина ясатканнан соң да ковид белән чирләп күрсәтте.

Альберт Бурланың рептилоид булуы турындагы идеяне аерып алыйк әле әйдә. Мөмкинме бу хәл? Аек акыл кире кага, билгеле. Ничек инде бар кешелек дөньясына мәгълүм шәхес юха елан булсын ди?! Күчерелмә мәгънәдә куллана алабыз, әмма физик тән сыйфатында безнең каршыда әкият персонажының басып торуына ышану, гафу итегез, чиктән узган мокытлык бит инде. Үз-үзен хөрмәт иткән бер генә аек акыллы кеше дә бу хакта җитди сүз каузгалтмас. Вәләкин… «Российская газета»ның телеграм-каналын ачабыз да укыйбыз: «Инопланетяне посещали Землю много раз и сейчас они среди нас, заявил профессор Стэнфордского университета Гарри Нолан». Нолан чит планета вәкилләре (рептилоидлар, юхалар дип укый аласыз) безнең арада һәм без алар белән бик еш очрашабыз, әмма аларның юха икәнлеген аңлый алмыйбыз, дип бик җитди сөйләшә. Татар халык әкиятенең заманча вариантына нык охшаган, тик чын итеп тәкъдим ителә. Быел кышын америкалыларның күктәге билгесез объектларны бәреп төшерү белән мавыгуларын, оча торган тәлинкәләрнең планетаның әле бер, әле икенче почмагында еш күренүе турындагы төрле илләрнең рәсми хәбәрләрен искә төшерик. Фейк белән рәсми хәбәр арасындагы чикне билгеләү бик кыен хәзер, чөнки тоталь ялган таралган шартларда яшибез.

«Российская газета»ның 2020 елгы 9 декабрь санын ачыйк әле. «Израиль и США уже несколько лет назад «установили контакт» с инопланетянами, входящими в «Галактическую федерацию», но «держат это в секрете, чтобы не вызвать панику среди землян». Об этом заявил в интервью израильскому изданию Yediot Aharonot бывший глава программы космической безопасности, трижды лауреат премии Israel Security Award 87 летний профессор Хаим Эшед», – дигән юлларны укыйбыз. Козьма Прутков: «Фил читлегендә «буйвол» дигән язу күрсәң, үз күзләреңә үзең ышанма», – дип әйтә бит әле. Шул хәл инде бу. Россия сәясәте орбитасына атылып килеп чыккан бер күренекле персонаж күпләп таратылган рәсми хәбәрләргә: «Барон Мюнхаузен ял итә», – дип бәя бирде. Килешмичә булмый ул бәя белән. Җәмәгатьчелек фикерен иң булмастай хәбәрләрне дә кабул итүгә әзерлекнең алгоритмы исә эзлекле рәвештә тормышка ашырыла. Кичә юләрлек дип кабул ителә торган фактлар бүген чынбарлык рәвешенә керә һәм халык аны дөреслек дип кабул итә башлый. Хаим Эшед чит планета вәкилләре белән контактлар турында биш ел элек сөйләсә, клиникага эләккән булачагын белдерә. Хәзер инде (2020 ел ахырында) мәгълүматны игълан итүнең куркыныч булмавын әйтә. Дөньяның күренекле галимнәре арасында чит планета вәкилләренең (рептилоидларның) кешеләр белән яшәве, гаилә корулары, балалар үрчетүләрен ышанып кабул итү тенденциясенең өстенлек алуын да белдерә.

Миләрне бертуктаусыз юдыру нәтиҗәсендә кешеләрнең аналитик фикерләү сәләте тәмам юкка чыгарылды. Югары белемле һәм үз эшенең остасы булган җитди шәхесләрнең чүп нәрсәләрне чын итеп сөйләүләрен хәзер еш ишетергә була. Сөйләгән сүзләрен дәлилләр китереп кире каксаң, кайвакыт алар үзләре дә аптырыйлар. Кешеләрдә ялганга иммунитет югалу зур тенденциягә әверелде һәм куркыныч төс алып бара. Бу хәбәрләрнең чыганагы кайда булганын һәм аларның нәрсәгә китерсен белә бу юлларның авторы, ләкин ул хакта яза алмый. Язса, аның адресына психиатрик клиникадан ашыгыч ярдәм машинасы юллаячаклар. Гыйбри Хаим Эшед һәм Стэнфорд профессоры Гарри Нолан калачаклар иректә, мине ябачаклар. Шуңа күрә котылгысыз нәрсәләргә каршы автор көрәшеп азапланмый. Планетада идарә юхалар кулына күчә башлагач, нишләтәсең инде. Халыкларның гипноздан айныганын сабыр гына көтәсе кала.

Рәшит Фәтхрахманов


Котылгысыз нәрсәләргә каршы көрәшүдән файда юк: халыкларның гипноздан айныганын сабыр гына көтәсе кала” язмасына фикерләр

  1. Рэшит, экиятлэрдэ Юха еланмы, тугелме икэнен бик ансат белэлэр бит. Кендеге бармы, юкмы икэнен генэ карыйсы., ☺ Нишлэп бу ысулны кулланмыйлар икэн?!

Фикер өстәү