Риман Гыйлемханов: Бездә урысча сөйләшкән кеше үзен акыллырак хис итә кебек

Мари Элдагы Раилә исемне кызны тиз генә оныта алмам, ахры. Шифаханәгә килүчеләрне теркәп утыра ул. Беренче күрүгә, урысчалатып: «Как вас зовут?» – дигән булдым. «И» хәрефенә басым ясап: «Раиля», – ди бу.

– И-и… үзебезнең татар кызы икән бит! Мин шулай диюгә, татарчага күчте.

Татарстаннан түгел икән, Мари Эл Республикасындагы Күлбаш дигән авылда туып-үскән, мәктәптә татарча укыган. Тик менә хәзер аралашырга татарлар юк, дөресрәге, бик аз. Шуңа күрә безгә сөенде Раилә. Урысча бер сүз дә кыстырмыйча рәхәтләнеп сөйләшә. Аз-маз гына марича да сукалый. Ире – мари, әмма үз телен белми икән. Шуңа күрә гаиләдә расча-татарча аралашалар. Үз өстенә бик зур вазыйфа алган Раилә: балаларын татарчага өйрәтә. «Өч балам бар», – дигәч, егылып китә яздым. «Сине әле кычкыртып кияүгә бирерлек бит», – дим. Чыннан да, чибәрлеге өстенә бик яшь күренә иде Раилә. Бактың исә, олы малаена инде 17 яшь икән.

Җай туры килгән саен, аның белән аралашырга тырыштым. Һәм ана телен чиста, саф килеш саклый алуына сокландым. Чит республикада туып-үскән кызның: «Ана телен оныткан татар кем була инде ул?» – дип гаҗәпләнүе минем үземә бик гаҗәп тоелды. Безне – Татарстан татарларын бераз тәнкыйтьләп тә алды Раилә: «Сезнекеләр ни өчендер күбрәк русча сөйләшә. Мин шатлана-шатлана татарчага күчәм, ә алар русча җавап бирә. Кызык, әйеме, абый!» – ди.

Бер дә кызык түгел инде бу, Раилә сеңлем. Ана телебезне дәүләт теле дәрәҗәсенә күтәргән закон яшәгән татар илендә нигә шулай кыланабыздыр?! Бездә урысча сөйләшкән кеше үзен акыллырак хис итә кебек. Татарча белмәүләре белән горурланучылар да очрый әле. Бер танышым, җае туры килгән саен, дусларының бары тик урыс милләтеннән булуы белән мактанырга ярата. «Я учился в русской школе!» – дип безгә өстән аска таба карап куя. Без аның белән еш аралашабыз, дөресрәге, шулай туры килә. Чөнки уртак эшләребез бар.

Беркөнне чираттагы мактануыннан соң аңа: «Ярар, урыс мәктәбендә укыдың да ди, а дальше что? Сиңа татарлар белән дә урысча гына сөйләшергә кушмаганнардыр бит!» – дидем. Начар егет түгел ул үзе, аптырап, каушап калды. Ык-мык килде, «извините» дип мыгырданды.

Извиняем, брат, извиняем, а какой толк?

Үземнең дуслар арасында төрле милләт кешеләре бар. Алар минем белән сөйләшкәндә берәр татар сүзе дә кыстыргалый әле яки берәр татар җырын көйләп куя. Күңелем булганны күреп шатланалар.

Мин мари җирендә мариларның үз телендә сөйләшеп маташтым һәм абруем күтәрелде, минем түгел, милләтемнең абруе. Юкса алар татарны мактап сөйли башламас иде, берсеннән-берсе уздыра-уздыра дигәндәй, Мари Эл Республикасындагы татар авылларын, татар районнарын санарга тотынмаслар иде. Үз милләтен яратмаган кеше башка милләтләрне дә ярата алмый инде ул. Мин яшь чактан ук: «Без национализма не может быть интернационализма!» – дип сөйләп йөрим. Аңлаган кеше аңлый, аңламаганы – юк. Үзенә үпкәләсен.

Милләтара мөнәсәбәтләр, тел саклау турында сүз чыкса, мин хәзер Раиләне телгә ала башладым. Ул кайбер ата-аналар кебек: «Татар теле белән кая барасың?» – дими. Андый уй Раиләнең башына да кереп карамый. Язганымча, ана телен телгә санамаган татарга гаҗәпләнә ул. Ә безнең кайберләребез өчен бу – табигый хәл, алай гына да түгел, аң-гыйлемнең иң югары дәрәҗәгә җитеп үсүе кебек кабул ителә. Телдән язганнар, һәрхәлдә, шулай уйлый дип беләм.

Риман Гыйлемханов

 


Фикер өстәү