Корбан чалу тәртибе / Чалгандагы хаталар / Догасы

Корбан чалганда нинди хаталардан сакланырга кирәк?

– Корбанны акыллы, балигъ булган, нисабы малына ия булган мөселман кеше чалырга тиеш. Кайбер кеше: «Быел корбанны – ун яшьлек кызым исеменнән, киләсе елга хатыным исеменнән чалдырам», – ди. Бу дөрес түгел. Ник дигәндә, ун яшьлек бала әле балигъ түгел.

– Еш кына корбан чалганда фәлән кешегә, әйтик, «Мөхәммәт Габдулла улына корбан чалдык» дип әйтәләр. Бер карасаң, дөрес тә кебек. Әмма төптәнрәк уйлап карасаң, болай эшләү хакыйкатькә туры килми. «Мөхәммәт Габдулла улы исеменнән Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен корбан», – дип әйтергә кирәк. Мөхәммәт Габдулла улына дип әйтсәк, кешене Аллаһы Тәгалә дәрәҗәсенә күтәргән булабыз.

Корбан чалу тәртибе

– Үзе чала белгән кеше корбанын үзе чалырга тиеш. Белмәсә, берәр сугымчы мөселманга әйтеп чалдыра ала.

–  Суйган чакта малга карата хөрмәтле булырга, аны җәфаламыйча, ипләп кенә сугым башкарыласы урынга алып килергә кирәк.

– Пычак алдан ук әзерләнеп, кайрап куелырга тиеш. Мал каршында пычак кайрау һәм бер хайванны икенчесе күз алдында чалу ярамый.

– Бугазлар алдыннан, малны бәйләп яткыргач, ният әйтелә: «Ният кылдым Аллаһ ризалыгы өчен (фәлән улы яки фәлән кызы исеменнән) корбан чалмакка».

– Аннан соң корбанның хуҗасы (үзе чалмаса да) түбәндәге доганы укыса яхшы: «Бисмилләһи валлаһу әкбәр. Аллаһуммә минкә уә ләк. Аллаһуммә тәкаббәль минни. Аллаһ исеме белән. Аллаһ бөек». Мәгънәсе: «Йә Аллаһ! Синнән алабыз һәм Сиңа кайтарабыз. Йә Аллаһ! Кабул ит!»

– Алга таба суючы «Бисмилләһи Аллаһу әкбәр» дип әйтеп малның бугазын кисә.

– Малның җаны чыкканын көтеп торган вакытта (янында кешеләр булса, бергәләшеп, булмаса – берүзе) берничә тапкыр түбәндәге тәкбирне кабатлап тору яхшы: «Аллаһу әкбәр, Аллаһу әкбәр, лә иләһе илләллаһ. Аллаһу әкбәр, Аллаһу әкбәр уә лилләһил хәмд». Мәгънәсе: «Аллаһ бөек, Аллаһ бөек, Аллаһтан башка илаһ юк. Аллаһ бөек, Аллаһ бөек, барча мактау Аллаһка!»

– Корбан чалынып, итләре бүленеп, эш беткәннән соң, корбанның хуҗасы, намаз укый белсә, өенә кереп, ике рәкагать шөкер намазы укыса яхшы. Ләкин кеше чакырып укыту кирәк түгел, намаз укылмаса да, Корбан чалу дөрес була.

Динә Гыйлаҗиева әзерләде

Корбан чалуга бәйле 11 сорауга ҖАВАП

 


Фикер өстәү