«Гаиләдә һәркем исеменнән корбан чалынырга тиеш дигән мәҗбүри таләп юк»

 Иртәгә барча мөселманнар изге бәйрәмебез – Корбан гаетен билгеләп үтәчәк. Бу көнне һәркайсыбыз, дөнья эшләрен читкә куеп, вакытны гыйбадәт, туганнарның хәлен белү, бер-береңне котлау, изге теләкләр теләү кебек саваплы гамәлләр белән уздыра. Чәршәмбегә каршы төндә мәчетләребездә бәйрәм вәгазе сөйләнеләчәк. Иртәнге дүртенче яртыда гает намазы укылачак.

Гает намазыннан соң, гадәттәгечә, махсус билгеләнгән урыннарда корбан чалу башланачак. Быел Татарстан күләмендә 55 урында корбан чалыначак. Узган ел бәйрәм көннәрендә республикадагы рәсми рөхсәт ителгән мәйданчыкларда 12,3 мең хайван чалынган. Быел корбан нисабы күләме – 36 мең сум. Ягъни ихтыяҗларыннан тыш кулында 36 мең сум ирекле акчага ия кеше Корбан бәйрәмендә сарык чалырга тиеш.

«Корбан» дигән сүз гарәп теленнән «якынаю» дип тәрҗемә ителә. Аллаһы Тәгаләнең безгә биргән санаусыз нигъмәтләренә шөкер йөзеннән корбан чалып, аңа якынаю көне бу. Корбанлык сатып алырга акчасы җиткән, акыллы, балигъ булган, ирекле кешегә корбан чалу ваҗиб санала. Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев белдерүенчә, гаиләдә һәркем исеменнән корбан чалынырга тиеш дигән мәҗбүри таләп юк.

– Әгәр гаиләнең акчасы уртак, бер кулда гына икән, ул бер кеше исеменнән – йорт хуҗасы булган ир-ат исеменнән чалына. Андый чакта гаиләдә һәркем исеменнән корбан чалынырга тиеш дигән мәҗбүри таләп юк. Әгәр гаиләдәге һәркемдә нисабка җиткән артык акча булса, ул һәр кеше исеменнән дә чалына. Әйтик, ирнең дә, хатынның да 36шар мең сумлык нисаб күләменә җитәрлек акчасы бар, ди. Алар икесе дә корбан чалдыра. Җиткән баланың да нисаблык акчасы булса, ул да корбан чалырга тиеш, – дип ачыклык кертте Татарстанның баш казые «ВТ» хәбәрчесенә.

Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе белгечләре корбанга сарыкларны үзебездән алырга киңәш итә. Ник дигәндә, читтән республикага чир керергә мөмкин, дип кисәтә алар.

Татарстан Диния нәзарәтеннән хәбәр итүләренчә, 27, 28, 29, 30 июнь, 1 июль көннәрендә Тәкбир әт-Тәшрик көннәре билгеләп үтелә. Бу көннәрдә (27 июньдә иртәнге намаздан башлап 1 июльдә икенде намазын кертеп), фарыз намазларыннан соң (барлыгы 23 тапкыр), сәлам биргәч, тәкбир-тәшрик әйтелә: «Аллаһу әкбәр, Аллаһу әкбәр. Ләә иләәһә илләллааһу вәллааһу әкбәр. Аллааһу әкбәр вә лилләәһил-хәмд». Ирләр тәкбирне тавыш белән, хатын-кызлар эчтән генә әйтергә тиеш.

27 июнь – Гарәфә көне. Бу көнне тотылган ураза иң кадерлеләрдән санала. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи уә сәлләм бер хәдисендә: «Гарәфә көнендә ураза тоткан кешегә Аллаһ үткән һәм киләсе елның гөнаһларын гафу итәр дип өметләнәм», – дигән.

Мәчетләрдә Корбан гаете уздыру тәртибе:

2.30 – 03.00 сәг. – Коръән уку;

03.00 – 03.30 сәг. – гает вәгазе сөйләү;

03.30 сәг. – гает намазын уку;

03.40 сәг. – гарәп телендә хөтбә, Коръән укып дога кылу.

Динә Гыйлаҗиева

 


Фикер өстәү