«Автойорт»та сәяхәт итүче Ришат Мортазин: «20дән артык илдә булдык»

Чаллыда яшәүче эшмәкәр Ришат Мортазин да үз машинасын «тәгәрмәчле йорт»ка көйләп, шушы көннәрдә генә Кавказ тауларына хозурланып кайтты. Әйтергә кирәк, бу аның беренче сәяхәте генә түгел. Шулай да, алган тәэсирләр яңарак дип, сүзне соңгысыннан башларга булдык.

– Ришат, ни өчен Кавказ?

– Бу якларга тартылуның берничә сәбәбе бар. Беренчедән, без тауларны бик тә яратабыз. Икенчедән, Кавказ халкы бик кунакчыл. Алар янында гел буласы, аралашып торасы килә. Моңа кадәр без җиңел машина белән Грузиядә, Азәрбайҗанда булып кайткан идек. 2015 елда Эльбрус түбәсенә дә менеп төштем. Бу юлы бер көнгә уртача 300 км дип исәпләгәндә, барлыгы 6000 км юл үттек. Әллә ни күп түгел ул. Машина йөртүчене эштән чыгара алмый. Төн кунарга урынны да теләсә кайда сайлап була. Мәсәлән, без Элиста үзәгендә дә, Эльбрус тавы итәгендә дә, тау елгалары челтерәвен тыңлап, төрле тыюлыкларда да, Владикавказның җәяүлеләр йөри торган урамында да кундык. Үзебезне гел өйдәге кебек хис иттек. Табигатенә килгәндә, әлбәттә инде, Кавказ ул – әйтеп бетермәслек матурлык дөньясы. Кайчакларда, машинадан чыгып, бөтен тирә-якны фотога, камерага төшерәсе яки тын гына калып хозурланасы килә.

– Сәяхәтнең юнәлешен билгеләдегез, ди. Ничек әзерләнәсез?

– Чыгып киткәндә, безнең өчен әнә шул юнәлешне белү җитә. Гадәттә, сәяхәтне көнләп кенә планлаштырабыз. Нәкъ менә «автойорт» безгә шулай иркенләп йөрергә мөмкинлек бирә дә инде. Төн куну урыны, азык-төлек, душ, туалет эзләп мәшәкатьләнәсе юк чөнки. Аның каравы көтелмәгән яңалыклар, күренешләр белән танышырга вакыт күп кала. Гадәттә берәр «кызыклы нокта» табу эше миңа йөкләнә. Хатыным Гүзәлия хуҗалык эшләре белән шөгыльләнгәндә яки ял иткәндә, интернетны ачам да эзләнәм. Берәр күңелгә ятышлы урын тапсам, ул уртача 100–300 км ераклыкта булырга мөмкин, җыенабыз да чыгып китәбез. Шуңа күрә һәр сәяхәтебез могҗизалар белән туп-тулы.

– Шулай да чит җирләр бит. Куркыныч түгелме?

– Кайвакыт полиция хезмәткәрләре туктаткалый. Гадәттә, «автойорт»ның төзелеше белән кызыксыналар, безнең дә шулай сәяхәткә чыгасы килә, дип уфтаналар. Бер таныш булмаган кешеләр өйләренә чәй эчеп чыгарга чакыра. Туристлар белән дә аралашып, туганлашып бетәбез. Сәяхәтнең нәкъ менә шушы төрен иң куркынычсыз дип әйтер идем мин. Иң мөһиме, вакытында бензин салырга, суыткычны азык-төлек белән тутырырга, су запасы булдырырга гына кирәк. Су дигәннән, анысы белән азрак мәшәкать чыккалый. Әмма бу Кавказга кагылмый, монда чишмәләр бик күп. Суы да бик тәмле. Машинабызда 110 литр су сыйдырышлы бак тора. Ул безгә якынча бер атнага җитә. Ә азык-төлеккә килгәндә, күбрәк җирле кухня белән кызыксынабыз. Калмык, балкар, чечен, азәрбайҗан халыкларының милли ашлары бик тәмле. Тәмле булгач, ашыйбыз инде. Шуңа күрә ябыгу, диета тоту турында уйларга мөмкин дә түгел.

– Сәяхәт иткәндә, «буш вакыт» дигән төшенчә урынлымы?

– Кавказда без өч атна сәяхәт иттек. Көн тәртибен ничек төзисең бит. Аннан килеп, буш вакыт дигән нәрсә үзе дә күп сораулар тудыра инде ул. Шуны гына әйтә алам: эшсезлектән интеккәнебез юк. Безнең «автойорт»та дистанцион эшләр өчен дә шартлар тудырылган. Гүзәлия университетта укыта, аңа күп вакытта онлайн лекцияләр алып барырга туры килә. Бер тапкыр да зарланып карамады. Студентларга кайда йөргәнен, лекцияләрнең нинди шартларда укылганын да күрсәтеп барды. Кызыксынучылар бик күп.

– Кызыксыну дигәннән, «автойорт» ясау идеясе ничек барлыкка килде?

– Самолетта очып, кунакханәләрдә яшәп, кафеларда ашап, илләр гизгәннән соң, ничектер башкача сәяхәт итеп карыйсы килде. Моңа, бәлки, йортлар салу белән шөгыльләнүем дә ярдәм иткәндер. «Автойорт»ны мин үземчә төзедем: җылыткыч материалларны да үзем сайладым, вентиляцияне дә үзем теләгәнчә үткәрдем. Бик әйбәт килеп чыкты ул. Хәтта ашарга әзерләгәндә салонга ис тә чыкмый.

– «Йорт»ыгызда ниләр бар?

– Салонда йоклый торган урын бар. Анда ике урынлы карават куелган. Кухня зонасы яктыртылган, газ плитәсе, өстәл, суыткыч бар. Ике душ эшли. Берсе – эчтә, анда салкын булганда юынабыз. Икенчесе тышкы якта. Биотуалет җиһазланган. Хуҗалык әйберләрен урнаштыру өчен тартмалар беркетелгән. Керне раковинада юабыз, бауга элеп киптерәбез.

– Димәк, «автойорт»та кышкы салкында да сәяхәт итәргә була?

– Мич яхшы җылыта. Тышта минус 25 градус булганда да йоклап караганым булды. Су катмый. Әгәр температура кинәт кенә төшсә, датчиклар эшләп китә һәм бактагы, торбадагы суны җылыту системасы эшли башлый. Түбәдә кояш энергиясен алу өчен зур панель куелган. «Автойорт» тулысынча автоном режимда эшли: Wi-Fi бар, аккумулятор батареялары – кояш энергиясеннән, ә хәрәкәт иткәндә автомобиль генераторыннан «туклана».

– Мондый «автойорт»ны дәүләт инспекциясендә теркәргә дә кирәктер?

– Әлбәттә. Шунсыз булмый. Беренчедән, теркәлмәгән булса, аны сата алмыйсың. Икенчедән, чит илләрдә, йөк машиналарына кебек үк, зур пошлиналар түләргә туры киләчәк, ә теркәлгән очракта ул җиңел машина исәбендә йөри, бернинди проблема да калмый.

– Бигрәк тә истә калган сәяхәтләр?

– Без 20дән артык илдә булдык. Европа буенча сәяхәт иткәндә, берьюлы 13 илдә йөргән идек. Хәзер инде андый мөмкинлекләр юк. Әмма сәяхәт итәрлек урыннар Россиядә дә, үзебездә дә бик күп. Юл йөргәч, кызык хәлләргә гел юлыгып торасың инде ул. Кайчакларда үзебез дә гаҗәпләндерәбез. Мәсәлән, Һиндстанда бер авылда тукталган идек. Анда яшәүчеләр гомерләрендә беренче тапкыр чит ил кешеләрен, ягъни безне күрде. Алар өчен гайре табигый хәл булды бу. Табиблар гаиләсенә кунакка чакырдылар. Шундый һөнәрле, зыялы кешеләрнең җир идәнле, ишеге-тәрәзәсе булмаган алачыкта яшәүләрен күреп шаккаттык. Әмма алар зарлануның нәрсә икәнен дә белми. Шундый хәлләрне күргәч, тормыштан гыйбрәт алырга да өйрәнәсең.

Әңгәмәдәш – Фәния Әхмәтҗанова

 

 

 

 

 

 


Фикер өстәү