Эльбрус тавына менгән Татарстан егете: «Тауга менгәндә яхшы кәеф, телефон һәм җылы оек кирәк»

Узган елның җәендә Европа буйлап берүзе генә сәяхәткә киткән якташым Динар Хәмидуллин быел кабат шаккатырды әле. Европаның иң югары – 5642 метр биеклектәге көнчыгыш ноктасы – Эльбрус тавына менеп җиткән бу! Әлеге сәяхәте турында тәфсилләбрәк үзеннән сораштым.

Мондый биеклеккә күтәрелергә нәрсә этәргеч бирде?

Башта тауга менү идеясе булмады диярлек. Әмма география дәресләрендә үк күңелгә бер сәяхәт итәргә теләү орлыгы салынган иде инде. Аннан, «Клуб семи вершин» (алты континентның иң югары нокталарына күтәрелгән альпинистларның берләшмәсе. – Ред.) барлыгы турында белдем.  Европадагы иң биек нокта ул – Эльбрус. Моны күңелемә теркәп куйдым, кайчан да булса бер аны да күрсәң, шәп булыр иде, дидем. Сәяхәт итү өчен урыннар исемлегенә Эльбрус та кушылды. Әмма аңа артык игътибар бирелми иде. Ике ел элек элеккеге эшемдәге хезмәттәшләр шунда сәяхәт ниятләде. Шул мизгелдә минем дә күңелдә очкын уянды. Тауга сәяхәтне узган елның көзендә үк планлаштырган идем. Дустым Булатны үгетләп карадым. Мондый сәяхәткә барыбер үзең генә чыгып китү шүрләтә бит. Язга калдырдык. Әмма дустым өйләнде. Шулай итеп, хыялым белән үзем генә калдым, теләк белдерүчеләр булмады (көлә). Интернетта эзләнә торгач, Казаннан бер инструктор таптым. Ул төркем җыя иде, артыгын уйлап тормадым, тәвәккәлләп, мин дә кушылдым, шулай җыенып киттек.

Сәяхәт ничә көн барды?

Озак та түгел – 10 көн. Тауга менү җиде көнгә сузылды.


Шундый биек тауга күтәрелү авыр  булгандыр?

Беренче көнне диңгез өсте тигезлегеннән 2 мең метрга күтәрелдек, Кабарда-Балкар Республикасының Эльбрус районындагы Терскол авылы бу. Шушында хостелга тукталдык. Башта йокыны туйдырдык, юлда арылган иде. Икенче көнне биредәге климат белән танышырга чыктык, тауларга мендек, шарлавыкларны карадык. Сулышны көйләргә, төркем белән, таяклар кулланып йөрергә өйрәндек. Табигатькә карап сокландык, фотога төштек. Шәхсән миңа тауга менү артык авырлык тудырмады. Армия тәҗрибәсе бар, без анда бер ай буе 30 градуслы суыкта да палаткада яшәдек. Авырлыкка, салкынга, йокы капчыгында яшәргә әзер идем мин. Иң куркытканы һәм иң авыры – билгесезлек. Нәрсә көтәсен белмисең. Биеклектә организм үзен ничек тотар икән дип уйланасың. Күп кенә спорт осталарының да тауга менә алмаулары билгеле бит. Мин дә тауга менеп җитә алмам дип курыктым. 5 мең метрга кадәр менеп, кире борылучыларга бәйле мисаллар шактый. Без төркемдә 10 кеше һәм 3 инструктор идек. Тулы маршрутны бары тик ике кеше генә узды. Бу инструкторларны исәпкә алмаганда. Шул икенең берсе –мин һәм Самарадан бер кыз. Калган 10 кеше җәяүле юл белән күтәрелмәде. Әйткәнемчә, бу сәяхәтемә еллар-айлар буе физик яктан аерым әзерләнмәдем. Әле шунысы кызык: китәр алдыннан авылга кайттым. Эльбрус тавына безнең райондагы Чәчкаб авылыннан бер кеше менгән булып чыкты! Ул моңа ел буе әзерләнгән. Әти-әнигә тауга менәсемне алдан әйтмәдем. Эльбрусның 5100 –5300 метрлары тауның иң куркыныч урыны булып санала. Биредә күпләргә һава җитми башлый, баш авырта, кан басымы уйный. Бу урында тау бик авыш. Шуңа да бозваткыч (ледоруб) белән тау битенә кадамасаң, аска төшеп китүең дә ихтимал. Аста исә – 150 – 200 метр тирәлектәге ярыклары булган бозлык. Эльбруста аны «мәет җыючы урын» (трупосборник) дип атыйлар. Биредә елына 25 – 30лап кеше һәлак була. Алар  – бозлы, җилле вакытта тауга менүчеләр. Безгә бәхет елмайды: без менгәндә җилнең тизлеге 30 км/сәгать кенә булды. Матур манзаралар белән хозурланып, таңны каршылый алдым. Тауда артык салкын димәс идем. 3800 метрда кар юк, әмма төнлә бик суык. 4100 метрда кар күп, кыш айларындагы кебек. Төнлә анда – 3 – 5 градус, ә иң биек нокталарда  15 – 20 градуска кадәр салкын.

Тауда ничек тукландыгыз, ничек җылындыгыз?

Туклыклы ризыкларга өстенлек бирдек. Иртән карабодай, солы боткалары, ат итеннән казылык, сыр ашадык, төшке ашка – борщ пешердек. 3800 м биеклектә барак-вагонга охшаган бер урын бар, шунда туктаган идек. Анда плитә, газ балоны тора. Шунда пешердек. Шунысы кызык: бу биеклектә бәрәңге пешереп булмый! Пешерәм дисәң, 6 сәгатьләп көтәргә кирәк. Шуңа күрә ботка, кәбестә ашы кебек ризыкка да риза буласың. Организмга глюкоза кирәк, шуңа күрә үзебез белән баллы тәм-томнар алган идек. Әлбәттә, термос белән кайнар чәйсез дә булмый инде.

Тауга күтәрелергә теләгән кеше үзе белән нәрсә алырга тиеш?

Иң элек – яхшы кәеф. Тау боек кешеләрне яратмый. Анда шундый сүзләр белән плакат та бар әле. Телефон кирәк. Шундый матур табигатьне фотосурәткә төшерүдән туктап булмый. Җылы оеклар кирәк, әлбәттә! Әйткәнемчә, иң мөһиме кәефне көйләргә, әзер булырга кирәк. Тауда кешеләрдә агрессия уяна, моны сизмичә мөмкин түгел. Кислород җитми, баш авырта, барысы да синең нерв кылларында уйный кебек тоела.

Европаның иң биек ноктасын яуладың инде. Алга таба нишләргә уйлыйсың?

Асылда, бөтен дөньяны күрәсе, колачлыйсы килә. Җир шарындагы һәр материкны күрергә хыялланам. Хәзер инде илләр ниндидер вак максат кебек тоела (көлә).

Чулпан Гарифуллина

Бу – кызык!

Эльбрус тавының уннан артык төрле исеме бар. Төрки телле халыкларда Эльбрусның атамасы – Джин-Падишаһ («руханилар башлыгы»).

Эльбрус ул – вулкан. Озак вакыт ул мәңгегә сүнгән дип санала иде. Ләкин соңгы арада аннан да газлар атылуы көчәйгән, галимнәр хәзер тау турында фикерләрне яңартырга мәҗбүр. Соңгы мәртәбә Эльбрус-вулкан ике мең ел элек атыла.

Эльбрус түбәсенең биеклегендә һава чиста һәм үтә күренмәле булганлыктан, аннан бер үк вакытта Кара һәм Каспий диңгезләрен күрергә мөмкин.


Фикер өстәү