Газетага язылу

Кардиолог йөрәкне һәм кан тамырларын саклау серләрен ачты

Россиядә һәр 10 инсульт очрагының берсе 45 яшькә кадәрге кешеләргә туры килә.

Кардиолог йөрәкне һәм кан тамырларын саклау серләрен ачты

Әле кайчан гына, инфаркт һәм инсульт өлкән яшьтәгеләргә генә яный, дип санала иде. Әмма бүген табиблар бу хәтәр чирләрне көч-куәте ташып торган, карьера баскычыннан күтәрелү, балалар үстерү өчен иң уңайлы чорга аяк баскан кешеләр арасында торган саен ешрак терки. Статистика мәгълүматлары буенча, бүген һәр 10 инсульт һәм һәр 5 инфаркт очрагы 45 яшькә кадәрге кешеләргә, күпчелек очракларда – ир-атларга туры килә. Ни өчен йөрәк-кан тамырлары авырулары “яшәрә”? Алардан котылып калу мөмкинлеге бармы? Табиб-кардиолог Юлия Юферева “Российская газета” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул сорауларга җавап биргән.

Ни өчен инфаркт-инсульт “яшәрә”?

Йөрәк-кан тамырлары “катастрофасы” беркайчан да очраклы гына килеп чыкмый. Барыннан да элек зарарлы гадәтләрнең, дөрес булмаган тормыш рәвеше һәм дәва күрмәгән авыруларның күпьеллык йогынтысы йомгагы бу. Организм озак еллар буе түзеп-түзеп килә дә, көннәрдән бер көнне түземлеге төкәнә. Кардиологлар фикеренчә, дөрес профилактика инфаркт–инсульт очракларын 80 процентка киметә ала. “Ягъни 10 очракның сигезеннән котылып калырга мөмкин”, – дип басым ясап әйткән табиб.

Нинди гадәт инфаркт куркынычын 13 тапкыр арттыра?

Тәмәке тарту – яшьләр арасында инфаркт-инсульт куркынычы китереп чыгару буенча лидер. Көнозын тәмәкедән аерыла алмаучыларга гына да кагылмый бу. “Тәмәкенең куркыныч тудырмаган дозасы юк, – дип кисәткән кардиолог. – Хәтта көненә 1-5 тәмәке тарту да миокард инфаркты куркынычын 40 процентка арттыра”.
45 яшькә кадәрге тәмәке тартучы ир-атларда инфаркт куркынычы – 9 тапкыр, хатын-кызларда – 13 тапкыр арта.

Холестеринның зыяны нәрсәдә?

Холестеринның зур күләмдә булуы майлы ризыкка өстенлек бирүчеләргә генә кагыла, дип уйлаучылар ялгыша. Әлеге матдәнең 15 проценттан артыграгы ризыктан керә, калганын организм үзе, тәгаенләп әйткәндә, бавыр эшләп чыгара. Тикшеренүләрдән күренгәнчә, 25-34 яшьлек кешеләрнең 38 проценты чамасында – холестерин артыграк дәрәҗәдә. Тыгызлыгы түбән булган липопротеиннар (ЛПНП) аеруча хәтәр – алар “начар” холестерин дип йөртелә. Нәкъ менә шулар, кан тамырларына утырып, атеросклеротик  төерчекләр барлыкка китерә.
“Начар холестерин күләмен киметү инфаркт һәм йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан үлем-китем очракларын 20-25 процентка киметә”, – дип аңлатып үткән кардиолог.
Холестеринны, нормадан күпкә зур булса, диета белән генә төшереп булмый. Шуңа күрә табиблар статиннар билгели.  Белгеч сүзләренә караганда, аларны кулланудан куркасы юк: статинның бавырга зыяны турындагы фикер нык күпертелгән, ә файдасы күпьеллык тикшеренүләр нигезендә раслаган.

Ни өчен югары кан басымы  “шыпырт кына үтерә”?

Кан басымы югары булган кешеләрнең яртысы чамасы үзендә бернинди дә билге сизми. Баш авырту да, сулыш кысылу, башкасы да күзәтелмәскә мөмкин. Тик кеше үзен менә дигән хис итсә дә, кан тамырларының акрынлап кына җимерелүе бар. Кан басымының 140/90 булуы кичекмәстән тиешле чарасын күрергә кирәклеген аңлата, дигән табиб.
 
Көненә ничә адым ясау йөрәкне сакларга ярдәм итә?
Йөрәкне саклауның иң гади ысулы – тиз-тиз йөрү. Көненә нибары 30 минут йөрү инсульт куркынычын дүрттән бер өлешкә диярлек киметә. Күбебез көненә 10 мең адым ясарга кирәк, дигәнне бик әйбәт үзләштердек. Гәрчә бу тәүге адым үлчәгечне күбрәк сату өчен  маркетологлар  уйлап тапкан сан гына булса да. Табиблар 4 мең адым ясау да (3 чакрым чамасы) үлем-китем куркынычын киметә, дигән фикердә. Иң әйбәте – атнасына 150 минут салмак хәрәкәтләнү (мәсәлән тиз йөрү яки бию) яисә 75 минут тиз хәрәкәтләнү (йөгерү, йөзү, велосипедта йөрү). Хәрәкәт, кан тамырларына ярдәм итүдән тыш, кан басымын, шикәр һәм холестеринны төшерә.

Артык авырлык һәм шикәр чире : яшьләргә бу чирләр ни дәрәҗәдә куркыныч?

Яшь вакытта симерү инфаркт куркынычын ике тапкырдан күбрәккә арттыра. Ә иң хәтәре – корсак куышлыгы эченә май утыру (аны бил әйләнәсе озынлыгы буенча бәялиләр: ир-атлар өчен – 94 см кимрәк һәм хатын-кызлар өчен – 80 см кимрәк булырга тиеш). Хәтта аз гына ябыгу да ярдәм итә: “эреп” юкка чыккан майның һәр килосы кан басымын 1 миллиметрга киметә. Ә шикәр чире инфаркт куркынычын 2,4 тапкыр арттыра. Хәтта кандагы шикәрне бераз гына артуы да (диабетка җитмәсә дә) инсульт ихтималын 20–30 процентка көчәйтә.

Кан тамырлары өчен “сәламәт туклану” – нәрсә ул?

Яшелчә, җиләк-җимешне – күбрәк, терлек маен һәм тозны – азрак (көненә 5 граммнан кимрәк) кулланырга кирәк. Табиблар көненә 200әр грамм яшелчә һәм җиләк-җимеш, атнасына ике тапкыр 30ар грамм чикләвек (тозсыз), балык (аеруча майлысын) ашарга киңәш итә. Кызыл итне – атнасына 350-500 граммнан арттырмаска, ә колбаса, сосиска кебек эшкәртелгән иттән, гомумән, баш тартырга кирәк, дигән фикердә белгечләр.

Стресс һәм нерв киеренкелеге инфарктны якынайтамы?

Әйе. Бик көчле тетрәнү – якыныңны югалту, аерылышу, җитди җәнҗал хәтта яшь кешедә дә кинәт кенә инфаркт яки инсульт китереп чыгарырга мөмкин.
Даими төшенкелек, борчылу, депрессия аеруча хатын-кызларда инфаркт-инсульт куркынычын арттыра. Бәхеткә, моңа каршы көрәшүнең бик яхшы ысуллары бар. Болар – сулыш гимнастикасы, медитация, йога дигән табиб.
 
Йөрәк һәм кан тамырларын сәламәт килеш саклауның  5 сере

Табиб түбәндәге биш серне атап үткән. Болар:

  • кан басымын, холестерин һәм шикәрне контрольдә тоту
  • гәүдә авырлыгына, бил әйләнәсе озынлыгына игътибарлы булу
  • һәр көн саен кимендә 4-5 мең адым ясау
  • тәмәкедән баш тарту
  • кимендә 7 сәгать йоклау

Тагын бер мөһим киңәш – гаиләдә яшьрәк вакытта инсульт яки инфаркт очраклары  булганда, табибның даими күзәтүендә булырга тырышыгыз. Чирне дәвалауга караганда, булдырмый калу җиңелрәк.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре