Газетага язылу
  • Фото: ru.pinterest.com

Кан басымы кинәт күтәрелә һәм инсульт бәрә: табиб иртәнге бик аянычлы хаталарны санап үтте

Йөрәкне һәм кан тамырларын тәртиптә тотасың килсә, көнне ничек башлап җибәрмәскә? Кардиолог Александр Казаченко «Доктор Питер» басмасы хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шуны аңлатып үткән, дип яза «Российская газета».

Кан басымы кинәт күтәрелә һәм инсульт бәрә: табиб иртәнге бик аянычлы хаталарны санап үтте

Белгеч иң элек иртәнге аш вакытында телефоннан яңалыклар укып  утырмаска чакырган. Ник дигәндә, начар хәбәрләр булса, кеше стресс халәтендә калып, кан басымы күтәрелә, йөрәк тибеше көчәя. Бу исә яхшыга илтми.

«Хроник стресс, гомумән, йөрәк-кан тамырлары авырулары килеп чыгу куркынычының төп сәбәпләреннән берсе булып тора», – дип басым ясап әйткән табиб.

Ул шулай ук иртән, һичшиксез, ашарга кирәк, дигән фикердә. Кардиолог сүзләренә караганда, тулы кыйммәтле иртәнге аштан баш тарту вакытны янга калдырырга мөмкин анысы. Ләкин шикәр чире, гипертония, инфаркт һәм инсультлар килеп чыгуга җирлек әзерләргә мөмкин.

Кардиолог, йокыдан уянуга, кинәт кенә торып китүнең дә зыянлы булуын искәрткән. «Организмга, «халәтне» үзгәртү өчен, бераз вакыт кирәк. Юкса кан тамырлары җайлашырга өлгерә алмыйча кала. Бу исә иртән баш әйләнү, үзеңне начар хис итү һәм хәтта аңны югалтуга кадәр китерергә мөмкин.

«Армиядә хезмәт итүчеләр белә: анда бер минут эчендә торып, киенергә кирәк. Моның, вакытны янга калдырудан тыш, бернинди дә уңай ягы юк», – дип йомгак ясаган сүзенә Александр Казаченко.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Һәр кешегә сәламәтлек» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре