Февраль башлары иде. Улым: «Әни, Гомәр бабайның каберенә барасы килү теләгең бетмәдеме әле? Күмелгән урыннарын әйбәтләп белеш, үзем алып барам», – диде. 1994 елда нәшер ителгән Хәтер китабы кулыма килеп кергәннән – ике меңенче еллар башыннан бирле (шуңарчы безнең өчен Гомәр бабабыз хәбәрсез югалган булып йөрде) күңелдәге иң зур хыялым иде ул. Балаларга да әйткән булганмын. Еллар үткәч, әнә шул сөйләшү исенә төшкән булып чыкты.
Улым белән сөйләшүгә, Хәтер китабыннан таныш юлларны эзләп таптым. Әле бит бабабыз гына түгел, аның бертуганы Нәҗип абый да шул ук Смоленск өлкәсендә һәлак булган. Кайда күмелгәннәре дә язылган. Икесенең дә каберләренә барырбыз, дип хыялландым. Күмелгән урыннарын табу бик ансат дип уйлау үзе зур ялгыш булды. Социаль челтәрдә өйрәтелгәнчә эзләүләр нәтиҗә бирмәде, «исемлектә андый фамилияләр юк» булып чыкты. Әмма инде күңел купкан иде. Энциклопедик белемле райондашым Рәфхәт абый Зариповның әтисенең каберен эзләп табуы, якыннары белән шунда барулары искә төште. Күпләргә шушы эштә ярдәм иткәнен дә белә идем. Баксаң, Рәфхәт абый әтисенең каберен ун ел эзләгән икән! Үткән гасырның илленче еллары уртасында кечкенә каберлекләр күчерелеп, зуррак туганнар каберлекләренә берләштерелгән. Шуңа да эзләп табу шактый катлаулыга әйләнгән. Рәфхәт абыйның да беренче сүзе: «Хәтер китабындагы каберлек урыннары дөрес булмаячак», – иде. Шулай булып чыкты да.
Бу эшнең тәртибен белгән Рәфхәт абый иң элек Смоленск өлкәсе хәрби комиссары исеменә хат юллады. Февраль азагында комиссар генерал-майор Андрей Чертковтан җавап килеп иреште. Әлеге ике хатның (берсе – бабабыз, икенчесе Нәҗип абый турында) берәр нөсхәсе безгә җибәрелсә дә, чынбарлыкта алар Смоленск өлкәсе Дорогобуж һәм Демидов районнары хәрби комиссарларына юлланган. Аларның берсендә Гомәр бабабызның Дорогобуж районы Лепешки авылы тирәсендә барган сугышта 1943 елның 9 августында һәлак булуы, шунда җирләнүе, анда җирләнгән хәрбиләрнең җәсәдләре 1954 елда әлеге районның Алексино бистәсендәге № 7-3 каберлегенә күчерелүе, әмма анда куелган плитәдә аның исеме булмау хәбәр ителә. Район хәрби комиссарына Бәдретдинов Гомәр Бәдретдин улының җирләнгән яки күчереп җирләнгән урынын ачыкларга, мемориаль тактага исемен мәңгеләштерергә кушыла.
Нәҗип абый буенча мәгълүмат тулы, аның Демидов районындагы Титовщина (Лоцяри) авылы янында 1942 елның 26 февралендә һәлак булуы, җәсәде 1956 елда Демидов шәһәрендәге № 5-3 хәрби каберлегенә күчерелүе хәбәр ителә. Нәҗип абыйның исеме беренче каберендә Назыйм дип теркәлсә, мемориаль тактада Назак дип языла. Демидов районы хәрби комиссарына исемне дөресләп язарга кушылган.
Март уртасында инде Демидов районы комиссарыннан хат килде. Аңардан күренгәнчә, хәрби комиссар Нәҗип абыйның исемендәге хатаны төзәтүне Демидов районы хакимият башлыгына йөкли.
Май башында исә Дорогобуж районы хәрби комиссарыннан шул район хакимияте башлыгына Гомәр Бәдретдиновның исемен мәрмәр плитәдә мәңгеләштерү буенча ходатайствосының күчерелмәсе килде.
Кызганыч, быелгы 9 Май бәйрәмендә күптәнге хыялымны тормышка ашырырга насыйп булмады. Рәфхәт абый әтисенең каберен ун ел эзләгән бит әле, ә безнекенә ун ай да юк дип, өметне өзмим.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез