Татарстанның Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин республикада терлек авырулары таралмасын өчен сарыкларны бары тик үзебезнең фермерлардан гына алырга киңәш итте. Аның сүзләренчә, бездә 200 мең баш сарык исәпләнә.
– Сарыкчылык белән ныклап торып шөгыльләнгән төбәкләрдә терлек авырулары буенча проблемалар күп. Бу хакта бер генә тапкыр әйтмибез. Шуңа күрә кат-кат әйтергә мәҗбүрбез: читтән терлекләр алып кайтырга кирәкми. Дөрес, кайчандыр бездә сарыкчылык белән шөгыльләнү сүлпәнәеп алды. Тиресен, йонын тапшырып булмый иде. Хәзер бу тармак кабат үсеп килә. Корбанлык алырга теләүчеләргә республикада сарык җитә. Соңгы елларда кешеләр безнең сүзләргә колак сала башлады, күпчелеге Татарстаннан сатып ала. Шулай да башка төбәкләргә карап торучылар әле дә бар. Кызганыч, кайбер алыпсатарлар акча эшләп калу җаен гына карый. Бәйрәмнәр үтеп китәр, ә чир чыкса, ул озакка калачак, – дип кисәтте ул.
Узган ел Корбан бәйрәмендә рәсми оештырылган урыннарда 13 мең сарык чалынган булган, шуларның яртысы – Казанда. Мондый мәйданчыклар каты өслекле булырга, корбанлыкларны эшкәртер өчен махсус җайланмалар урнаштырылган, эчә торган су белән тәэмин ителгән, биологик һәм органик калдыкларны җыю өчен контейнерлар куелган булырга тиеш. Ә калдыкларны тиз арада ташларга кирәк булачак. Корбанлыкка бары тик сәламәт, карантин чараларын үткән һәм «Хорриот» системасында теркәлгән хайваннарны гына чалырга рөхсәт ителә. Чаралар тәмамланганнан соң, мал чалу урыннарын ветеринария хезмәткәрләре дезинфекцияләргә тиеш.
– Беркем дә игътибардан читтә калмаячак. Һәр мәйданчыкта хезмәткәрләребез кизү тора. Социаль учреждениеләргә китә торган итләргә тамга сугылачак. Мөселманнар өчен зур бәйрәм булса, безнең өчен бу көннәр – бик зур хезмәт. Безнең эш хәтта бәйрәмнәрдән соң да дәвам итә. Чистарту, дезинфекцияләү өчен тагын берничә көн вакыт кирәк булачак. Гомумән алганда, бәйрәмне тиешле дәрәҗәдә үткәреп җибәрү өчен авырлыклар юк, – диде Габделхак Мотыйгуллин.
Сүз уңаеннан, киләчәктә башкала халкы өчен Казан читендә зур корбан чалу урыны оештырырга ниятлиләр. Бу ветеринарларга да, корбан чалдыручыларга да җайлы булыр дип фаразлана. Әлбәттә, чисталык мәсьәләсе дә игътибар үзәгендә булачак.
Габделхак Мотыйгуллин сарыкларны читтән алып кергән очракта үтәлергә тиешле шартларны кабаттан искә төшерде: бу эшне Ветеринария идарәсе белән килештереп башкарырга кирәк, хайваннарның рәсми ветеринария таныклыклары булырга, алар турындагы мәгълүматлар «Хорриот» федераль системасына кертелгән булырга, алып кайткач, сарыклар карантинда тотылырга тиеш.
Казанның баш мөхтәсибе Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин сүзләренчә, узган ел шәхси хуҗалыкларда дөя чалучылар да булган. Быел әлегә рәсми мәйданчыкларда мондый теләк белдерүчеләр юк.
– Соңгы елларда корбан чалучылар саны елдан-ел арта. Шул ук вакытта кайбер моментларны белмәү сәбәпле, хата ясаучылар да бар. Әйтик, корбанга чалына торган сарыкка бер яшь тулган булырга тиеш. Хәзер, кызганычка, 6 айлык сарыкны сату модага кереп китте. Без күпме генә аңлатсак та, сөйләсәк тә, сатучы сатып алучыга карый. Сарык, кәҗә һәм тәкәгә 1 яшь булуы мәҗбүри, – диде ул.
Очрашуда корбанлык сарыкларының бәяләре турында да сөйләштеләр. Рөстәм хәзрәт кайбер кешеләр арасында йөргән «сатулашырга ярамый» дигән сүзләрне кире какты.
– Сатулашу сәдакадан китә, ягъни кешегә сәдака биргән шикелле әҗер языла. Корбан сарыгын сатып алган кешенең бәя турында сөйләшүе дөрес, – ди ул.
Шулай ук фермерларның бәйрәм көннәре алдыннан сарык бәяләрен арттырып куюларына дин әһеленең фикерен дә белештек.
– Без, әлбәттә, бәяләргә бәйләнә алмыйбыз. Дин күзлегеннән караганда, «шушы сарыкка шундый бәя куегыз» дигән йөкләмә юк. Кеше буларак, моңа тискәре карашта. Үгет-нәсыйхәтләрдә хакларны арттырмаска кушабыз. Бәя ел саен артып барса да, быел андый күренеш сизелми. Чөнки дөрес көндәшлек барлыкка килде. Узган ел саткан нокталарда якынча көтелә торган уртача бәядән 1–2 мең сумга төшерүчеләр дә бар. Чөнки алар әйтүе буенча, сатып алырга килергә теләүчеләр азрак, – диде ул.
Әлеге җавапны Габделхак Мотыйгуллин да тулыландырды.
– Кемдер кайсыдыр авылда сарыкны арттырып сата икән, бу инде аның шәхси мәсьәләсе. Ләкин читтән кертүне тыю аркасында бәяләрне күтәрү булырга тиеш түгел. Әлегә андый хәл күзәтелми, – диде ул.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез