«Җиләк сатып 10 көн эчендә 110 000 сум акча эшләдек»

Җиләкне һәркем ярата. Әмма аны җыю өчен сабырлык та, вакыт та кирәк. Шуңа күрә, алучысы булгач, сатучысы да табыла. Җиләк җыеп, бер айда 200–300әр мең сум акча эшләүчеләр бар. Ходай биргән нигъмәт җыеп балаларын укыталар, кредитларын түлиләр, ялга баралар.

Мамадыш якларында яшәүчеләр төн йокысын да, ашавын да онытып акча эшли. Араларында гаиләләре белән көненә 50шәр мең сум акча эшләүчеләр дә бар. Армый да, талмый да алар. «Җиләк вакыты бер генә», – ди үзләре. Быел алар бу эшкә июнь башында ук тотындылар. Мамадышта яшәүче Наталья Фатыйхова әйтүенчә, баштарак каен җиләгенең 1 литрын 1500 сумнан биргәннәр. «Кеше җыя башлагач, бәяне төшерергә туры килде. Булганына шөкер. Быел 250 мең сум акча эшләргә өлгердек инде», – ди ул.

Әмма быел җиләк күп түгел.

– Урман эчендә каен җиләген табарга була әле. Кодагыйларым көн саен 50 литрга якын җиләк җыя. Сөйләгәндә генә җиңел. Җиләк җыю зур сабырлык сорый, – ди Түбән Яке авылында яшәүче Миннекамал Гасыймова. – Без җиләкне заказга гына җыябыз. Юл буена чыгып, яки Казан – Чаллы юлындагы Сайкичү базарына барып сатсаң, бәясе төшә. Кайбер көнне анда бер литрын 700–800 сумга да бирүчеләр бар.

Ранилә Исмәгыйлова әбисе Минзифа белән көн саен 11 литр каен җиләге җыеп кайта икән. Беренче курсны тәмамлаган студент кыз шул рәвешле акча эшли. Инде ун көнләп сатканнар. Икесенә 110 мең сум акча эшләргә өлгергәннәр. Тиздән җир җиләгенә тотынмакчылар. Үзләре генә белгән урыннары бар икән. «Безнең якларда җиләкчеләр үз «оялыгы»н сиздермәскә тырыша. Кайчак, артыңнан барып, эзеңә төшүчеләр дә бар. Әгәр бүген авызыңнан ычкына икән, иртәгә җиләксез каласың, – ди Миңнегөл Юнысова. – Гаилә белән җыйсаң, файдасы зур. Бергәләп эшли торган эш инде ул. Машинаң булу да кирәк. Башта бер бәягә сатсак, хәзер хакы әкренләп төшә инде. Кемдер каен җиләгенең 1 литрын 1500 сумга  бирә, кемдер 800 сумга сата».

Чаллыда яшәүче Искәндәровлар гаиләсе дә җиләк сезонын көтеп ала. Һәр елны җиң сызганып эшлиләр дә, шул акчага ял итәргә баралар.

– Әтием дә, әнием дә кечкенәдән җиләк җыеп үскән. Без дә алардан күреп, кечкенәдән җиләк җыя башладык. Һәр елны гаиләбез белән диңгез буена барырлык акча эшлибез. Җиләкне бик яратып җыябыз. Кайберәүләр: «Нигә балагызны интектерәсез?» – дип аптырый. Ничек инде бер айлык сезонда акча эшләмисең?! Аллаһы Тәгалә биргән җимешне ничек җыймаска кирәк?! Кечкенәрәк чакта җиләк акчасына мәктәп кирәк-яраклары ала идек. Телефон алганым да булды. Бу бит – горурлык! Акчаның тәмен дә, кадерен дә белергә өйрәтә җиләк җыю, – ди Алинә.

13 яшьлек Данил Әхмәтгалиев та 10 яшеннән җиләк җыя.

– Башта җиләк җыярга яратмый идем. Аннары остарып киттем. Тиз-тиз җыярга да өйрәндем. Әбием сатып бирә. Чиләктәге җиләкләрне 1 литрлы савытларга бүлеп сатабыз. Алай эшләсәң, акчасы күп чыга. Чиләге 2500 сумга төшә, – ди ул.

Быел Мамадыш якларында җиләк бәяләре

Каен җиләгенең 1 литрлы чиләге – 1000–1200, 5лесе – 4000–6000 сум.

Җир җиләгенең 1 литрлы чиләге – 500, 5лесе – 1500–2000 сум.

Чистартылган җир җиләгенең 5 литрлы чиләге – 4500–5000 сум.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү