Рөстәм Миңнеханов Казан педагогика көллияте эше белән танышты

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казан педагогика көллиятендә булды. Аны ТР мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин һәм Казан мэры Илсур Метшин озата йөрде. Аңлатмаларны көллият директоры Анфиса Җәләлова бирде.

Мәгариф учреждениесе 1876 елда ук нигезләнгән. Ул вакытта ул Казан Татар укытучы мәктәбе дип аталган. Хәзерге вакытта көллияттә дүрт төп һөнәри белем бирү программасы гамәлгә ашырыла: башлангыч сыйныфларда укыту; мәктәпкәчә белем бирү; физкультура; мәгълүмат системалары һәм программалаштыру. Шулай ук мәктәпкәчә белем бирү оешмалары тәрбиячеләре һәм башлангыч сыйныф укытучылары өчен өстәмә һөнәри белем бирүнең тугыз программасы бар.

Рөстәм Миңнеханов аудиторияләрне карады, уку процессы белән танышты, шулай ук колледж студентлары белән аралашты.

Уку йортында 2 меңгә якын студент белем ала. Абитуриентлар конкурсы бер урынга 8 кеше тәшкил итә. Колледжны тәмамлаучыларның 80%тан артыгы белгечлек буенча эшкә урнаша. Быел 402 белгеч чыгарыла. Көллиятнең педагоглар оллективы 86 укытучыдан тора.

2014 елда көллият базасында ТР педагогик кадрлар әзерләү буенча ресурс үзәге ачылган. Соңгы биш елда колледж «Яшь профессионаллар» хәрәкәте стандартлары буенча Россиянең иң яхшы 100 урта һөнәри белем бирү оешмалары исемлегенә керә.


Фикер өстәү