Наил Шәрифуллин: Дөнья куу безне иртәдән кичкә кадәр чабучы күзе тонган робот итә

     Ул кайчакта җитми. Ә кайчакта узмый интектерә. Аны әле кайчакта «үтерәләр» дә. Сүз вакыт дигән әйбер, категория турында иде. «Үтерәләр», дию шуннан, рус телендә «убить время» дигән кәлимә бар бит. Вакытның асылы шунда: тирә-ягыбызда ни-нәрсә бар, барысы да туктаусыз үзгәрештә. Үзебез дә үзгәрәбез. Җиһанда фотографиядән башка катып калган бер нәрсә дә юк, була да алмый. Шул үзгәрешләрне, хәрәкәтне без вакыт дип кабул итәргә, атарга күнеккән.

Безне урап алган тирәлектә хәтта тик торган җисемнәр дә хәрәкәттә. Беренче карашка мәңгелек кебек тоелган гранит таш кыялар да үзгәреп тора – алар да тузу, чатнау, ваклану, убылу юлында. Аерма бары шунда: аларның гомере кеше гомере белән чагыштырганда күпкә озынрак.

Берсендә мәктәптә бер чорда укыган, берничә дистә еллар күрмәгән яшьтәш, замандаш «кыз»лар очрады. «Чәчәк кебек кызлар идегез, кай арада мондый юан әбиләргә әйләнергә өлгердегез?» – дигәнемне сизми дә калдым. Ярый, ачуланмадылар тагын, алар да, мин дә сүзне уенга борып җибәрдек тә уртак хатирәләрне барларга тотындык. Ә бит аз гына да арттырмадым. Очрашканчы алар минем өчен чыннан да камыштай нәзек, сылу гәүдәле, бармак күрсәтсәң дә көлә торган чыркылтык кызлар иде. Ә хәзер… Вакыт рәхимсез. Җан ияләренә карата бигрәк тә. Ташбакалар, тутый кошларның кайбер төрләре йөз-йөз илле ел яши, диләр. Бер үк вакытта гомере нибары бер яисә берничә көн булган күбәләкләр барлыгы да билгеле. Андый җан ияләренең шунысы яхшы – аларга фикерләү, сәгатьләрне, көннәрне, елларны санау сәләте бирелмәгән. Бер гасыр яшиме, бер көнме, яралалар, нәсел калдыралар һәм юкка чыгалар. Шул ук күбәләккә бер көн, бәлки, олы бер гомер булып тоеладыр. Вакыт агышы төрле җан ияләре өчен төрлечә, диләр бит.

Кеше заты – үзенең гомере чикле икәнен белүче бердәнбер җан иясе. Шулай да поша-манга төшеп йөрүче юк. Киресенчә, күп кеше дөньяга мәңгегә килгән кебек кылана. Ә яшь чакта, гомумән, диңгез тубыктан, оптимизм мөлдерәмә. Күпсанлы немец философларының берсе – Шопенгауэр дигәне язып калдырганча: «Яшьлек күзлегеннән караганда, алда – бетмәс-төкәнмәс киләчәк. Олыгайгач, артка борылып карыйбыз да бик кыска үткәнне күрәбез». Ягъни «Яшьлекнең дә мәңге, мәңге булырына ышанмадыкмыни, ышандык. Ә нигә соң синең күзләреңдә көзләр нуры сеңгән уйчанлык?» Гомернең кыскалыгына иртәме, соңмы һәркем дә төшенә – вакыт үтү, «көзгә керү» генә кирәк.

«Вакыт пирамидалардан курка», – дигән гыйбарә бар. Янәсе, мең ел үтә, ике, өч мең ел – шәһәр чаклы шәһәрләр, халыклар, цивилизацияләр юкка чыга, ә Хеопс пирамидалары, алар янындагы тылсымлы елмаюлы таш сфинкс – адәм чырайлы, арыслан гәүдәле сын гы-на, артларына да элмичә, ничек торган булса, шулай тора бирәләр. Ирексездән Гамил Аф-зал шигыре искә төшә:

Сфинкс елмая, таш йөздә киная,
Карашы мыскыллы, янаулы:
«Күрегез, мин монда дүрт мең ел елмаям,

Ә сезнең сәгатьләр санаулы…»

Бик үк алай түгел шул менә, ул да акрын гына җимерелә. Вакыт пирамидалар өчен дә рәхимсез. Аерма шунда: бәндә гомере еллар белән үлчәнсә, пирамидалар белән сфинкс-ныкы – гасырлар белән. Яңадан ике-өч, күп булса, биш мең ел – пирамидалардан да ком өеме генә калачак. Биш мең ел кеше гомере белән чагыштырганда, әлбәттә, коточкыч олы вакыт аралыгы. Тик миллиард еллар яшәүче галәм өчен ул да мизгел генә.

Без барыбыз да – туктаусыз, алсыз-ялсыз үткәннән киләчәккә баручы сәяхәтчеләр. Туктаусыз, дию шуннан, вакыт туктый белми. Тик торсаң да, ятып йокласаң да, алга бара. Ул чәчәктәй яшь кызларны гыйшык утында яндыра, кияүгә бирә, бераздан ана итеп куя, кырыкны узуга йөзгә беренче җыерчыкларны сыза. Диеталарга, дөрес туклануга, сәламәт-лек турында туктаусыз кайгыртуга да карамастан кеше вакытны алдый алмый, ул үзене-кен эшли – иртәме, соңмы, оныкларны сөяр вакыт җитә, Ходай насыйп иткәндә – аларның балаларын. Тик күпләр сиземләгәнчә, яшь арткан саен вакыт агышы тизәя. «Яңа гына таң ата, борылырга да өлгермисең, кич җиткән була». Өлкәннәр авызыннан шактый еш ишете-лүче сүз бу. Биредә янә Шопенгауэр искә төшә. «Баланың бер сәгате карт кешенең бер кө-неннән озынрак». Бу гыйбарәне, аның дөреслеген белгәнгә, күренешнең асылын үземчә аңларга озак тырышып йөрдем. Аз-маз аңладым да кебек. Тик менә төгәл аңлатманы фи-лософ үзе язган булып чыкты. Бала чакта, яшь чакта кичерешләр күп һәм тирән, чөнки син дөньяны танып белә башлаган гына әле. Ә өлкән кешене берни белән дә шаккатырып булмый, ул инде барысын да күргән. Марсель Галиев әйтмешли, аның өчен «Җир шары да түбәтәйдәй гади бер нәрсә». Бәс шулай икән, акыл, интеллект күренешләр, вакыйгалар өс-теннән шуып кына үтә, тоткарланмый – кичерешләр йә юк, йә бик аз. Вакыт та шул сәбәп-ле кыска тоела, аның әһәмияте кими…

Вакыт дигән категориягә кагылгач, тагын бер күренешкә игътибар итәсе килә. Без ва-кыйгалар куерган, мәгълүмат башка ишелеп торган заманда яшәп ятабыз. Алга барган са-ен андый ашкынлык арта гына торачак. Дөнья куу да шундый темпта, күп кешегә хәзер вакыт җитми. Шәһәрдән шәһәргә элекке чорлардагы кебек атта түгел, автомобильдә, хәтта самолетта барышлы югыйсә. Керне, табак-савытны машина юа. Элекке кебек өстәл янына утырып озын хатлар язу да бетте, аларны ике җөмләдән торган смс хәбәр алыштырды. Ә аралашырга, яратырга, кунакка йөрешергә вакыт юк. Вакыт кая югала соң? Ник без күбрәк яшәгән саен ныграк цейтнотка керәбез?

Миңа калса, безне нәфес харап итә. Без тормыштан, кибетләрдән барысын да алып ка-лырга тырышабыз, күсе кебек үзебезгә җыябыз. Күпме җыйсак та, аз. Каударланып тагын чабабыз. Барын да алып булсын өчен икешәр эштә эшлибез. Балалар дигәндә дә без хәзер тәрбиячеләр түгел, ә тәэминатчылар – нәрсә сорый, шуны алып бирәбез дә аның күңеле турында онытабыз. Дөнья куу безне иртәдән кичкә кадәр чабучы күзе тонган робот итә. Кая ул онытылып, озаклап кичке шәфәкъ белән хозурлану, күршеңә кереп кич утыру, бала белән дөнья онытып аралашу. Алай эшләгәндә вакыт әрәм була бит, вакыт ул, янәсе, акча… Болай кылануларда вакыт дигән категориянең гаебе юк, дию генә аз. Бу – бары без-нең очсызлану, әйләнеп кайтмас вакыт галиҗәнапларының кадерен белмәү, аны очсызлы кыйммәтләргә сарыф итү генә…

Наил Шәрифуллин

 


Фикер өстәү