«Күзләргә яшьләр тула»: вакытлыча туган якларына кайткан хәрбиләр ялларын ничек уздыра?

Бәйрәмнәрдә – кадерле кунак, яшьләр өчен – үрнәк… Махсус хәрби операция зонасыннан вакытлыча туган якларына кайткан батыр егетләр белән очрашу сәгатьләре бик чикле. Шулай да районнарда аларның хәлләрен белешергә дә, бәйрәмнәрдә күңелләрен күтәрергә дә, яшьләр белән очраштырырга да өлгерәләр.

Шактый районнарда ялга кайткан егетләр белән очрашу чәй табыны янында уза. Алар белән иркенләп, өйдәге кебек мохиттә сөйләшәсебез килә, ди район башлыклары. Әгерҗе районының башкарма комитеты җитәкчесе Ленар Нургаянов та ялга кайткан хәрбиләр белән чәйле өстәл янында сөйләшкән, аларны борчыган проблемаларны белешкән.

– Сигез ай сизелмичә узып китте. Өйдәгеләр бик сагындырган инде. Алар белән озаграк буласы килә, – дигән хәрбиләр.

Очрашуга ике үсмер улы белән килгән ир-ат, балалардан килгән хатларны аеруча кадерләп саклыйбыз, дип уртаклашкан.

– Күзләргә яшьләр тула. Укыгач, кадерле урында саклыйбыз без аларны. Мондый хатлар рухны күтәрергә сәләтле бит… – дигән ул.

Нурлат
Нурлат

Нурлатта исә ялга кайткан хәрбиләр чуашларның милли бәйрәме – Уявның кадерле кунаклары булган. Күңел ачу чараларында катнашу белән беррәттән, солдатлар бәйрәм мәйданындагы «Сугышчан туганлык» почмагында кунаклар белән аралашкан, махсус хәрби операция зонасыннан алып кайтылган машина турында сөйләгән. Алар янында халыкның аеруча күп булуын әйтеп торасы да түгелдер инде. Барысы да батыр райондашлары белән очрашып, сөйләшеп, хәлләрен белешеп калырга ашыккан. Өстәвенә шушында ук солдат боткасы, борщ һәм тушенка авыз итеп карарга мөмкин булган.

Мамадыш районының «Берсут» лагеренда ял итүче яшь спортчылар, аеруча «Спарта» боксчылар клубында шөгыльләнүчеләр бу сменаларын әле озак кына хәтерләрендә саклар. Ник дигәндә, лагерьга үз теләге белән махсус хәрби операция зонасына китеп, хәзерге вакытта ялда булучы тренерлары килгән бит! Күптән көтелгән әлеге очрашуда рәхәтләнеп сөйләшкән алар.

– Махсус хәрби операция зонасында якын дустым һәлак булды. Анда барырга әнә шул кайгылы хәбәр этәрде. Инде карар кылгач, мине барысы да калырга үгетли башлады. Нәрсәгә ул, кирәкми ул сиңа, диештеләр. Тормышымны бокс белән бәйләргә ниятләп йөргәндә дә ишетергә туры килде миңа бу сүзләрне. Ләкин мин үз сүземдә калдым, – дип сөйләгән ул яшь егет-кызларга.

«Спарта» боксчылары тренеры хәрби операция зонасына 10 ел элек армиядә хезмәт иткән иптәшләре белән бергә киткән. Чара барышында яшь спортчылар хөрмәтле кунакны операциядә катнашу, фронт яны территорияләрендә тыныч халыкның тормышы турындагы сорауларга «күмде».

– Менә сез хәзер лагерьда ял итәсез. Ут, су, җылылык бар. Ә анда балалар подвалларда утыра, – дип уртаклашкан хәрби.

Сүз уңаеннан, тренерлары махсус хәрби операция зонасына киткәч, «Спарта» боксчылары «Ярдәм янәшә!» хәрәкәтендә волонтер булып эшли башлаган. Билгеле, хәрби бурычларын үтәүче тренерлары бу яңалыкка битараф калмаган. «Гуманитар ярдәм җыюда катнашып, үз өлешегезне кертүегез өчен ихластан рәхмәт сезгә!» – дигән ул.

Хәрби операция зонасыннан ялга кайткан егетләр арасында гаилә корып калырга ашыгучылар турында әледән-әле хәбәрләр килеп тора. Әйтик, шушы арада гына Чүпрәле ЗАГСында ялга кайткан Динар сөйгәне Снежана белән никахларын теркәгән.

Чүпрәле

Динар махсус хәрби операция зонасына 2022 елның көзендә – өлешчә мобилизация башлангач китә. Туган ягында аны якыннары һәм сөйгәне Снежана зарыгып көтә. Мәңге бергә булырга вәгъдәләшкән пар күптәнге хыялларын Динар ялга кайтуга чынга ашыра.

Яшьләрнең язылышу тантанасында Чүпрәле районы башлыгы Марат Гафаров та катнашкан. «Ак бәхетләр һәм тиз арада яңадан кавышуыгызны телим!» – дип котлаган ул, яшь гаиләгә истәлекле бүләкләр тапшырып.

Билгеле, Динар белән Снежанага ширбәт айларын берникадәр вакытка кичектереп торырга туры килә. Динар инде янәдән хәрби операция зонасына киткән. Ләкин яшьләр бары яхшыга гына өметләнә. «Иң мөһиме – ышанырга кирәк!» – ди алар.

 Лилия Гыймазова


Фикер өстәү