Татарстанда ике яшьлек кыз коега төшеп үлгән: әти-әнисе өйдә булмаган

Шәһәр халкы сабыйны төне буе эзләгән.

Дүшәмбе – 3 июльгә каршы төндә Нурлат шәһәре Бакиров урамында ике яшьлек кызчык югалган. Биредә яшәүчеләр социаль челтәрләрдә бу хакта хәбәрләр таратып, баланы эзләүдә ярдәм итүне сораганнар.
“Эзләүчеләр бик күп иде. Кулларына фонарь тотып, урман полосасында да, кырда да эзләделәр. Ә сабый өеннән ерак китмәгән булган икән…” – дигәннәр “КП-Казань” хәбәрчесенә фаҗиганең шаһитлары.

Баланың үле гәүдәсен төнге 12ләр тирәсендә коедан тапканнар. Кызчык шунда егылып төшкән дә суга батып үлгәндер, мөгаен. Фаҗига урынына полиция хезмәткәрләре килеп җиткән. Эзләүдә катнашучылар “КП” хәбәрчесенә әйтүләренчә, әти-әнисе баласын әбисе белән бабасында калдырып, үзләре Казанга киткән булса кирәк.


Фикер өстәү