“Ябалак”ларның “тургай”ларга караганда азрак яшәүләре ачыкланган

37 елга сузылган тикшеренү нәтиҗәләрен игълан иткәннәр.

Тикшеренүдә барлыгы 23 854 кеше катнашкан. Нәтиҗәдә, төнлә бик соң йокларга ятып, көннең икенче яртысында гына эшкә тотынучы “ябалак”ларның, иртә ятып, йокыдан иртә торучы “тургай”ларга караганда кыскарак гомерле булулары ачыкланган. Галимнәр үзләренең тикшерүендә кешенең яшен, җенесе, нинди этник төркемгә каравын, гәүдә авырлыгын, тәүлегенә күпме вакыт йоклавын, социаль-икътисадый статусын һәм сәламәтлегендәге проблемаларны исәпкә алган. Шулай итеп, “ябалак”ча тормыш рәвешен даими әйләндергән кешеләрдә үлем-китем куркынычы – 21%ка, ә вакыт-вакыт кына шушы режимда яшәүчеләрдә – 9%ка арткан.

Кыскасы, галимнәр даими рәвештә бик соң йокларга яту гадәтенең гаять зыянлы булуын ачыклаган.
Моңа кадәрге тикшеренүләр исә төнге тормыш рәвешен сайлаучыларда депрессия һәм шизофрения кебек психик авыруларның еш килеп чыгуын күрсәткән.

Тагын бер хәтәр хатын-кызларга кагыла. Төнләрен йокламыйча үткәргән туташ-ханымнарда күкрәк бизләрендә яман шеш авыруы килеп чыгу куркынычы арта.


Фикер өстәү