Татарстанда “тургай” һәм “ябалак”ларның күпме булуын ачыклаганнар

Эш һәм персонал эзләү буенча сервис — работа.ру Татарстанда яшәүчеләр арасында “тургай” һәм “ябалак”ларның күпме булуын ачыклаган.

Татарстанда, соңрак йокларга ятып, йокыдан соңрак торырга яратучылар күбрәк икән (58%). Ә “тургай”лар – нибары 17%. Калганнары үзенең йокы режимын ел фасылына карап көйли.

Исегезгә төшерәбез: “ябалак”лар – эшкә сәләте бигрәк тә көннең икенче яртысында арту сәбәпле, кичке һәм төнге сәгатьләрне озак кына йокламыйча уздыручылар. Ә “тургай”лар – иртән җиңел генә йокыдан торып, эшкә сәләте көннең беренче яртысында югары дәрәҗәдә булган кешеләр. Ләкин кичке 10-11ләр тирәсендә аларны инде гадәттә йокы баса.


Фикер өстәү