«Быел җәен булыр»: синоптиклар һава торышына бәйле куркыныч үзгәрешләр хакында кисәтә

6 июль көнне, глобаль җылыну сәбәпле, Җир шарында теркәлгән уртача һава температурасы рекорды (+17,23 градус) – соңгысы түгел. Россия Гидрометеоүзәге фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд әйтүенчә, озакламый яңалары да булачак.

Моңа кадәр быел июнь аеның, планетада мондый күзәтүләр башланганнан бирле, иң эссе июньгә әйләнүе турында хәбәр ителгән иде. Европаның көньяк-көнбатышында, Канада, АКШ, Мексика, Азия һәм Австралиянең көнчыгышында рекордлы температуралар теркәлгән. Шул ук вакытта узган айда АКШның, Россия һәм Австралиянең көнбатыш өлешләрендә гадәттәгедән салкынчарак булган.

Вильфанд әйтүенчә, белгечләрне әлеге яңалык әлләни гаҗәпсендерми: климат үзгәрү тенденцияләренә тулысынча туры килә бу чөнки. “Әйтергә кирәк, биредә сүз температурадагы ниндидер бик кискен үзгәрешәләр турында бармый: һава температурасы алдагы рекорд белән чагыштырганда 1 градусның йөздән бер өлешеннән генә югарырак булган. Якын киләчәктә безне яңа температура рекордлары көтә. Бәлки әле быел җәен дә булыр алар”, – дигән ул.

Белгеч сүзләренә караганда, температураның артуы атмосфера һавасына төтен һәм газ чыгу сәбәпле глобаль җылынуга бәйле.

Сүз уңаеннан, Дөнья океаны өслеге температурасы да бөтен күзәтүләр тарихында башка елларның июнь айларындагыга караганда югарырак булган.


Фикер өстәү