4 июль көне тарихта ниләр белән истә калды?

Бәйрәмнәрдән ял итү көне

Бәйрәмнәрдән ял итү көне – рәсми бәйрәм түгел, аны британиялеләр «башлап җибәргән». Бу көн 90нчы еллар уртасында барлыкка килә. Барысы Көнчыгыш Лондонда төрле тантаналар оештыручы компаниянең флешмобыннан башлана. Профессионаллар шул рәвешле, көн дә бәйрәм оештыру эшеннән ял итеп, үзләренә ял көне ясарга уйлыйлар. Аларның планнары буенча, бу көнне телевизор карап, китап укып яки ашарга пешереп, урамда йөреп уздырырга кирәк була. Ягъни тантана яки бәйрәм генә булмасын. 2000нче еллар башында, интернет ярдәмендә, Бәйрәмнәрдән ял итү көне турында бөтен дөньяга тарала.

Калининград

1946 елның 4 июлендә Кенигсберг шәһәре Калининград исемен ала. Шул ук вакытта 1255 елда төзелгән борынгы замокны күрше халыклар төрлечә атаганнар: литвалылар Караляучюс, поляклар Крулевец, рус чыганакларында аны Королевец дип атыйлар. 1945 елда Потсдамконференциясе карары белән Көнчыгыш Пруссияпровинциясенең төньяк өлеше Кенигсберг белән Советлар Союзына күчә.

Казанда зур күргәзмә

1909 елның 4 июлендә (яңа стиль буенча) Казанда Халыкара сәүдә-сәнәгать күргәзмәсе ачыла. Ул Рус Швейцариясендә уза, анда хәзер Горький исемендәге парк урнашкан. Күргәзмәгә яңа театр бинасы, cәхнә, капкалар пәйда була, шулай ук ресторан ремонтлана. Алафузов, Александров, Петцольд кебек иң зур компанияләр эффектлы павильоннар төзи. Казанга Россиянең утыз губернасыннан ике мең ярым катнашучы, шулай ук Германия, Франция, Швеция һәм башка илләрдән 40 ка якын эре фирма вәкилләре килә.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде


Фикер өстәү