Иртәгә ОТР каналында Татарстан турында махсус проект күрсәтәчәкләр

Иртәгә, 12 июльдә, «Общественное телевидение России» (ОТР) телеканалында Татарстан Республикасына багышланган махсус проект чыга. Телеканал сайтында хәбәр ителгәнчә, көн дәвамында Татарстанның һәм Казанның икътисады, сәнәгате һәм мәдәнияте турында сөйләячәкләр.

Телеканал республика турында зур сюжет һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән интервью да күрсәтәчәк. Ул 12:10 сәгатьтә башлана.

Сюжетта илдәге иң зур автомобиль оешмасы «КамАЗ» һәм иң яшь шәһәр булган Иннополис, дөньядагы иң зур басма Коръән сакланган Болгар мәчете, Успения Пресвятая Богородица соборы, шулай ук Сабан туе турында сөйләячәкләр.

 


Фикер өстәү