Җиңү өчен кирәк! Сергей Шойгу белән Рөстәм Миңнеханов Татарстан заводларын тикшерде

Россия оборона министры Сергей Шойгу Үзәк хәрби округтагы эше барышында Татарстанда урнашкан предприятиеләрдә дәүләт оборона заказының үтәлешен тикшерде. Сәфәре кысасында аны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов озатып йөрде.

Министр Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов белән бергә Чаллының «Ремдизель» акционерлык җәмгыятендә бронетехниканың төрле үрнәкләрен, аерым алганда, броня кабиналы «КамАЗ»лар, «Линза» махсус медицина автомобилен карады. «Хәзер барлык эшләр график буенча, кайберләре графиктан алда бара. Мөмкинлек булса, эш темпын көчәйтергә кирәк», – диде Сергей Шойгу «Ремдизель»дә.

– «КАМАЗ»да, Чаллыда эшләүчеләргә рәхмәт әйтәсем килә. Сез нәтиҗәле, әйбәт эшлисез, – диде министр «КАМАЗ» заводында узган киңәшмәдә. – Күп кенә күрсәткечләр буенча быелга дәүләт оборона заказын үтәү графигы буенча алда барабыз. Бу машиналарга ихтыяҗ бар, техниканы төзәтү, карауга ихтыяҗ бар.

Сергей Шойгу хәрби автомобильләрнең махсус хәрби операциядәге ролен билгеләп үтте. Аерым алганда, «КАМАЗ» Россия армиясе өчен бронясы бик нык булган йөк автомобильләре җитештерә. Киңәшмәдә министр Оборона министрлыгының автобронетанклар буенча баш идарәсенә, «КАМАЗ» белән берлектә, махсус хәрби операция зонасында автомобиль техникасын карау-төзәтүгә ярдәм итү буенча эш төркемен булдыру мәсьәләсен карарга кушты.
Шойгу шулай ук Оборона министрлыгының бронетранспортерлар паркын яңарту белән кызыксынуын белдерде. «Заманчарак машина эшләргә кирәк. Хәзер вакытта советлар чорыннан калган паркны яңарту белән шөгыльләнәбез», – дип билгеләп үтте министр.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанга килгән өчен Сергей Шойгуга рәхмәт белдерде. Ул республика оборона-сәнәгать комплексы предприятиеләренең дәүләт заказын үтәячәкләрен әйтте. Татарстан Рәисе моны иң мөһим дәүләт бурычы буларак атап үтте.

Татарстан башкаласында исә Сергей Шойгу Рөстәм Миңнеханов белән Казан вертолет заводын карады. Биредә аларга «Ансат» вертолетларын һәм Ми-8 хәрби-транспорт вертолетының төрле модификацияләрен җитештерү турында сөйләделәр. Моннан тыш оборона министры һәм Татарстан Рәисе Казан оптика-механика заводына бардылар. Әлеге предприятие көндезге күзәтү оптикасын, төнге күзәтү приборларын, разведка өчен тепловизорлар җитештерә. Шулай ук Сергей Шойгуга модернизацияләнгән Ми-24 вертолетын күрсәттеләр.

Соңыннан оборона министры Татарстан Рәисе белән бергә Ту-160 стратегик ракета йөрткечләр җитештерүче Горбунов исемендәге Казан авиация заводында булды. Быел Кораллы Көчләргә 2 яңа һәм 2 модернизацияләнгән Ту-160 ракета йөрткеч тапшырылачак. Дәүләт оборона заказы нигезендә тагын 2 Ту-160 җитештерелә.


Фикер өстәү