Рөстәм Миңнеханов «Берләшкән металлургия компаниясе» АҖ Директорлар советы рәисе Анатолий Седых белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Берләшкән металлургия компаниясе» АҖ Директорлар советы рәисе Анатолий Седых белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

Берләшкән металлургия компаниясе — Россиянең иң эре энергетика, авто- һәм тимер юл транспорты, төзелеш өлкәсе өчен металл продукциясе һәм сервис җитештерүчеләренең һәм тәэмин итүчеләренең берсе. БМК составында алты металлургия һәм машина төзелеше предприятиесе, шул исәптән Әлмәт торба заводы бар.

Очрашуда Әлмәт торба заводының агымдагы эшчәнлеге һәм үсеш перспективалары мәсьәләләре каралды, шулай ук Татарстан Республикасы белән Берләшкән металлургия компаниясе арасында алга таба хезмәттәшлек турында фикер алыштылар.


Фикер өстәү