Мамадыш районының Җөри авылында керәшен мәдәниятенең Республикакүләм Питрау бәйрәме гөрләде. Быел әлеге бәйрәм XXV мәртәбә узды.
Гадәттәгечә, Питрауда таң атканчы көрәш ярышлары дәвам итте. Ә бәйрәмнең иң көчлеләре булып яшьләр арасында — Арча егете Дияр Муратов, ир-егетләр арасында Лаеш өчен көрәшүче Зәй егете Радик Сәлахов танылды.
Сүз унаеннан, быле Питрауның абсолют батырына машина урынына 500 мең сум акча бирелде.