Нурҗиһан Харисова: Эш кешене бетерми, хәсрәт бетерә икән

Безнең кодагый кебек кеше юк! Сабада яшәүче Нурҗиһан Харисова турында редакциягә шалтыратып шулай дип сөйләделәр. Күпме хәсрәт күрсә дә, сабырлыгын җуймаган, бик күпләргә үрнәк булган ул. Нурҗиһан апаның хәлен белергә дип шалтыраткач та, аны бик озак өйдә туры китерә алмадык.

– Җәй көне мине өйдә тотып булмый шул, – ди бер ай элек 80 яшен тутырган Нурҗиһан апа. – Рәхәтләнеп эшләп йөрим. Эш яратам. Бакчада яшелчә, җиләк-җимешнең өлгергән чагы. Киленнәремә шуларны җыеп бирәм. Кош-корт белән мәш киләм.

39 ел буе Сабаның икмәк заводында эшли ул. Хезмәтенә күрә хөрмәтен дә күрә. Мактаулы исемнәр дә ала, рәхмәт хатлары да җитәрлек.

–  Авыр эш булса да, шөкер, әле дә аякта йөрим. Ул чакта арыла иде инде. Ә бит тормыш итәргә кирәк. Ирем дә гади эшче булды. Эретеп ябыштыручы иде ул. Эш кешене бетерми, хәсрәт бетерә икән, – ди Нурҗиһан апа.

2015 елда кызлары авырып китә аларның. Ничек кенә өметләнсәләр дә, аякка баса алмый Гүзәлия, 47 яшендә гүр иясе була. Нурҗиһан апаның йөрәгенең бер читен өзеп алалармыни?! Бала хәсрәтен бик авыр кичерә ул.

– Авыр чакта төп терәгем улым белән киленем булды. Туган-тумачалар, кода-кодачалар гел хәлемне белешеп торды. Кеше белән сөйләшеп, хәсрәтемне эчкә йоттым. Тик борчулар моның белән генә бетмәгән икән. Кызым артыннан гомер иткән ирем Рәис тә китеп барды, – ди Нурҗиһан апа.

Тормыш үз көенә тәгәри. Төп йортта яшәүче улы Мөдәриснең балалары буй җитә. Уллары Рәмис өйләнәм дип кайта. Шулай итеп киленнәре Нәзилә берьюлы ике каенана янына килеп төпләнә.

– Кызганыч, улым да кыска гомерле булды, өч ел элек 54 яшендә бакыйлыкка күчте. Оныгымны читкә чыгарып җибәрәсе килмәде. Бар тормышыбыз шул балалар кулында бит. Без ике әбине калдырып үзләре дә беркая да китмәде, – ди Нурҗиһан апа. – Олы киленем Дамирам белән 36 ел буена бик җайлы яшибез. Аның хакында сөйләп туя алмаслык. Бер-беребезгә авыр сүзләр әйтмәдек, хөрмәт итеп яшибез. Бәхетем булды да инде киленнәрдән. Кечесе дә олысына охшап килде. Әнисе белән икебезнең мөнәсәбәтләрне күреп тора бит ул. Әле  кече киленем белән икәү бергә намаз да укыйбыз, ураза да тотабыз. «Әби» дип кенә тора. Безнең бәхеткә килгән бала булды инде ул. Шәфкать туташы булып эшли. Кайсы җирем авыртса да, аңа әйтәм. Даруларны алып кайтып тора. Аларның игелекле икәнлекләрен күрсәгез!

Дамира килене пешекче икән. Нурҗиһан апа аны мактый да мактый. Картлыгында кадер-хөрмәттә яшәткән киленнәренә рәхмәтле ул.

– Үз балаларым исән булмаса да, читнекеләр рәхәт яшәтә. Олыгайган көндә бер җылы сүз йөрәккә дәва бит. Мунчадан чыгуга,  тәнеңә сихәт бирсен, диюләренә дә сөенәм. Олыгайган көннәрендә һәр кешене минеке төсле тормыш көтсен иде, дип телим мин. Аларны үстергән әти-әниләренә рәхмәт, – ди Нурҗиһан апа.

Күпме сөйләшеп, Нурҗиһан ападан зарланган сүз ишетмәдек. Хәтта югалтулар турында сөйләгәндә дә, язмышыма шулай язылгандыр инде, дип кенә куйды. Тормышны яратуы әллә каян күренеп тора аның. Җор күңелле, матур итеп көлеп тә куя. Гаиләдәге тынычлык, иминлек, татулыкның иң өлкән кешедән торганын белә ул. Әнә шуңа да һәр яктан үрнәк булып яши. Якыннары да безгә, Нурҗиһан апа янында рәхәт, диделәр.

– Иремнең сеңлесенең каенанасы ул. Безне бик якын итә. Дамирабыз белән тату яшәве барыбызга да үрнәк. Безне дә үз итә. Начарлыкның ни икәнен белми ул. Әнә шуңа да Аллаһы Тәгалә аңа матур тормыш биргән дә, – ди кодачасы Зөлфирә апа. – Хәсрәтләрне дә күтәрә белде. Олы йөрәгенә бар нәрсә сыйган аның.

 


Фикер өстәү