Бүген иртән Кырым күперендә гадәттән тыш хәл булган — кимендә 2 кеше һәлак була. Тагын берсе зыян күргән. Бу хакта Baza Telegram-каналы яза.
Кырым башлыгы Сергей Аксенов күпер буенча хәрәкәтнең гадәттән тыш хәл аркасында ябылуы турында хәбәр иткән. Төгәл генә нәрсә булганы хәбәр ителми.