Кырымдагы полигонда янгын чыгу сәбәпле 2,2 мең кеше эвакуацияләнгән

Кырымдагы полигонда янгын чыгу сәбәпле, шул тирәдәге дүрт авылда яшәүчеләрне эвакуациялиләр. Кырым башлыгы киңәшчесе Олег Крючков телеграм-каналында шул хакта язган. Аның әйтүенчә, кешеләрне якынча бер тәүлеккә чыгаралар. Гадәттән тыш хәл килеп чыгу сәбәпле оператив штаб булдырылган. “Таврида” юлы ябылган.

Кырым башлыгы Сергей Аксенов әйтүенчә, зыян күрүчеләр юк. Ул янгынның аянычлы нәтиҗәләренең кыска вакыт эчендә бетереләчәген вәгъдә иткән. “Ъ” хәбәрчесе губернаторның матбугат хезмәтеннән белешкәнчә, Кринички, Айвазовское, Абрикосовка, Приветное авылларыннан барлыгы 2225 кешене эвакуациялиләр. Кешеләрне Первомайское һәм Киров авылындагы мәктәпләрдә урнаштыралар.

“Таврида” юлының бер өлеше (118 нче чакрымыннан 130нчы чакрымына кадәрге өлеше) ябылган. Транспорт Старый Крым һәм Превомайское торак пунктлары аша җибәрелә.

Ярымутрауның Киров районында янгын бүген – 19 июльдә килеп чыккан. Хакимияттәгеләр аның сәбәбен әлегә әйтми. Shot телеграм-каналы язганча, янгын хәрби кирәк-яраклар складында чыккан.


Фикер өстәү