Быел Татарстанда “М-7” юлы буеннан-буена дүрт полосалы булачак

2023 елда “М-7” “Волга” юлының 10 чакрымнан озынрак өлеше төзекләндерелгән.

Быел Татарстанда “М-7” юлында 1061 нче чакрымнан 1166 нчы чакрымга кадәрге өлешен, шулай ук Иннополис тирәсендәге 761+500дән 771+246 чакрымындагы өлешен реконструкцияләү, Түбән Кама һәм Чаллы урау юлларын төзеп бетерү күздә тотыла. Әлеге проектлар гамәлгә ашырылганнан соң Татарстанда бөтен автомобиль юлы 4 полосалыга әйләнәчәк, дип хәбәр итә “Волга-Вятскуправтодор” матбугат хезмәте.

2023 елда Татарстан башкаласы тирәсендә “М-7” юлының 10 чакрымнан артыграк өлеше капиталь төзекләндерелгән. Болар – юлның 786+500дән 794 чакрымга кадәрге һәм 821 нче чакрымыннан 825 чакрымына кадәрге өлеше. Биредән бик күп – көненә 40 меңнән артыграк машина уза.


Фикер өстәү