Рөстәм Миңнеханов Президент академиясе форумында катнашучыларга: «Татарстан сезне һәрвакыт көтә»

Бүген Иннополис шәһәрендә Президент академиясенең XI Җәйге кампусының ябылу тантанасы узды. Пленар дискуссиядә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Ул мәгариф форумында катнашучылар белән аралашты һәм аларның сорауларына җавап бирде.

Җәйге кампус ул — халыкара белем бирү проекты. Форум Россия һәм чит илләрнең иң яхшы студентларын берләштерә. Кампуста быел 200 дән артык студент катнашкан, шуларның 40ы — Кыргызстан, Беларусь, Таҗикстан, Казахстан, Кытай, Үзбәкстан, Нигерия һәм башка илләрдән. Шулай ук Президент академиясенең 80 студенты, Татарстаннан 80 һәм Россиянең яңа төбәкләреннән 20 укучы.

Рөстәм Миңнеханов катнашучыларны сәламләп, форумның республикада унберенче мәртәбә уздырылуын билгеләп үтте.

– Президент академиясе кампусны уздыру урыны итеп безнең республиканы сайлаганы өчен без бик рәхмәтле. Барлык кампусларда да Татарстан егетләре һәм кызлары актив катнаша, — диде республика җитәкчесе.

Рөстәм Миңнеханов сүзләренә караганда, бүген иң мөһиме — үсешкә һәм яңа бурычларны хәл итәргә, яңа максатларга ирешергә сәләтле кешеләр.

– Без бер-беребездән өйрәнәбез. Ирешкәннәрдән генә канәгать калырга ярамый, һәрвакыт яңа үрләрне яуларга тырышырга кирәк. Монда барысы да — актив, алдынгы. Бирегә килүегез файдалы булгандыр дип ышанам. Татарстан һәрвакыт сезне көтә, – дип мөрәҗәгать итте ул кампуста катнашучыларга.

Татарстан Рәисе фикеренчә, яшьләр республикага килергә омтылсын өчен аларга уңайлы яшәү шартлары булдырырга кирәк.

— Яшьләрнең бездән китмәве өчен генә түгел, аларны монда җәлеп итү өчен заманча шартлар тудырырга кирәк. Бүген без мондый бурычларны үз алдыбызга куябыз, — диде ул.

Катнашучыларга сәламләү сүзләре белән Россия Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе ректоры, «Россия — мөмкинлекләр иле» АНО генераль директоры Алексей Комиссаров та мөрәҗәгать итте.

– Президент академиясенең җәйге кампусы быел узмаска да мөмкин иде. Оештыруда төрле катлаулыклар, үзгәрешләр булды.
Ярдәм сорап Рөстәм Миңнехановка мөрәҗәгать итәргә туры килде, ул бу үтенечкә җавап бирде. Рөстәм Нургалиевич илебездә булган иң яхшы проектларга ярдәм итә, — диде Алексей Комиссаров. – Иң мөһиме – яшьләргә кызыклы бурычлар бирү һәм аларның үти алмауларыннан курыкмау. Әгәр мәсьәләләрне хәл итү мөмкинлеге бар икән, ул чакта эшләү дә кызыклы. Хыялланыгыз һәм аларны тормышка ашырыгыз, — диде Алексей Комиссаров.


Фикер өстәү