Черкиләр вируслы авырулар таратамы?

Көтеп алган җәй еш кына үзәккә үткән черкиләре белән дә истә кала. Тынычлап эшләргә дә, ял итәргә дә ирек бирми алар. Черки тешләгән урын кычытып кына калса ярый да. Белгечләр кисәтә: черкиләр чир дә таратырга мөмкин.

Табиб-терапевт Гөлназ Шәйдуллина черкиләр турында ишетергә туры килгән кайбер имеш-мимешләргә ачыклык кертте.

* Черки тешләүнең бер зыяны да юк. Черки тешләүдән куркырга кирәкми. Әмма алар тешләгән урынны кашысаң, инфекция эләгеп, эшләр зурга китәргә мөмкин. Черки тешләгән урын бик озак төзәлмәсә, үлекләсә, шешеп чыкса, 3–4 көн эчендә кычытуы бетмәсә, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Черки тешләгәннән соң тын кысылса, күкрәк читлеге авыртса, тиз арада белгечкә күренү хәерле. Гадәттә, черки күз яки каш тирәсен тешләгәндә шулай була.

* Вируслы авырулар тарата. Черки тарата алган бердәнбер куркыныч чир – малярия. Алар вируслы авырулар таратмый. Әйтик, грипп белән авырган кешене тешләгән черки соңрак икенче берәүгә һөҗүм итсә дә, бу чир аңа йокмаячак. Черкиләр кешедән кешегә СПИД, гепатит йоктыра икән, дигән сүзләр дә дөреслеккә туры килми.

* Черки тешләгәннән соң, кеше үләргә дә мөмкин. Беренче карашка арттыру кебек тоелса да, бу сүзләрдә хаклык бар. Черкинең селәгәе организмга эләккәч, кайбер кешедә аллергия башланырга мөмкин. Ул өч төрле стадиядә уза ала. Җиңелчә генә аллергия вакытында черки тешләгән урын шешеп, кызарып чыга, кешенең температурасы да күтәрелергә мөмкин. Бу халәт 10–14 көн чамасы дәвам итә. Черки тешләүгә аллергиясе булган кешенең тәнен кычыткан чаккан кебек вак тимгелләр дә баса ала. Андый вакытта кеше анафилактик шок кичерә ала. Ул, тыны кысылып, буыла башларга да мөмкин. Тиз арада ярдәм итәргә өлгермәсәләр, черки тешләүнең, дөрестән дә, үлем-китем белән тәмамлану куркынычы бар.

* Черкиләр кан төркеме беренче булган, артык авырлыктан интеккән яки исерткеч эчемлек кулланган кешеләрне ярата. Черкиләр кеше аермый. Аларга кемне тешләүләре мөһим түгел. Черкиләр кан, кан тамырлары җылысына килә. Бар да шуңа бәйле. Әгәр кешенең кан тамырлары тирәндә урнашкан яки тиренең май катламы бик калын икән, бу бөҗәкләр аларны читләп үтәргә дә мөмкин. Сүз уңаеннан, артык авырлыктан интеккән, йөкле хатын-кызлар еш кына черки тешләүгә чыдап булмый дип зарлана. Моңа да гаҗәпләнәсе юк. Аларның тән тиресе әйләнә-тирәлеккә бик күп җылылык бүлеп чыгара. Черкиләр әнә шуңа җыела да.

* Черкиләр тир исеннән курка. Киресенчә, черкиләр тир исенә җыела. Шуңа күрә чамадан тыш нык тирли торган (гипергидрозлы) кешеләргә җәен аеруча авырга туры килә. Канэчкечләр һөҗүменнән саклану өчен, җәен даими рәвештә юынып торырга кирәк.

* Тәрәзә төбенә лавр яфрагы, лаванда, рәйхан (базилик), яран гөл утыртсаң, өйгә черки кермәячәк. Алар шушы үсемлекләр утырган тәрәзә төбенә генә килмәячәк. Исләре көчле булса да, әлеге гөлләр бөтен өйне черкидән саклап бетерә алмый.

Черки тешләсә, ни эшләргә?

– Черки тешләгән урынны зарарсызландыручы чара (спирт, йод, зеленка, хлоргексидин һ.б.) белән эшкәртегез.

– Тешләнгән урынны кашырга ярамый.

– Кычытуны басу өчен, черки тешләгән урынга суга нашатырь спирты кушып ясалган катнашма яки черкиләргә каршы махсус крем сөртегез, спрей сиптерегез. Боз куеп торуның да файдасы булачак. Алоэ, әрем, бөтнек яфрагы да кычытуны баса.

– Урамга, табигатькә чыкканда киемгә, тәнгә черкиләргә каршы махсус препарат сиптерегез.

– Канэчкечләр өйгә кермәсен өчен, тәрәзәгә – москит челтәре, бүлмәләргә бу бөҗәкләрне куркыта торган фумигатор, махсус спиральләр куегыз.

Динә Гыйлаҗиева

 

Үзем сынадым

Черкидән саклый

Черкидән саклануның бик җайлы ысулын таптым бит әле. Үсемлек мае, 9 процентлы аш серкәсе һәм шампуньне бертигез күләмдә алып болгатам да шуны тәннең ачык урыннарына сылыйм. Черкиләрдән көн буе саклый. Йоклар алдыннан гына юып төшерәм.

Алсу Вәлиева. Әлмәт


Фикер өстәү