Җәлил хәзрәт Шәвәлиев: Күршең үлә икән, җеназасында катнашырга кирәк

Күршеләр – иң якын кешеләр, дип җырлана җырда. Күршеләргә карата яхшы мөнәсәбәттә булу турында динебез дә искәртә. Ничә йортка кадәр күрше санала? Күршеләргә нинди мөнәсәбәттә булырга кирәк?

Әлеге һәм башка сорауларга «Билал» мәчете имамы Җәлил хәзрәт Шәвәлиев ачыклык кертте.

«Күрше хакы – Алла хакы» – ди халык. Динебездә күршеләр турында ни диелә? Аларның хакы, чыннан да, зурмы?

Күршеләргә яхшы мөнәсәбәттә булырга кирәклеген Аллаһы Тәгалә безгә Коръәни Кәримнең «Ән-Ниса» сүрәсенең 36 нчы аятендә: «Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылыгыз, аңа тиңне күрмәгез, әти-әниләрегезгә, туганнарыгызга, ятимнәргә, фәкыйрьләргә, шулай ук якын яки ерак булган күршеләрегезгә, мосафирларга, әсирләргә яхшы мөнәсәбәттә булыгыз», – ди. Алар арасында, күргәнебезчә, якын һәм ерак күршеләребез дә бар.

– Күршеләргә нинди мөнәсәбәттә булырга куша динебез?

Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Аллаһның барлыгына, берлегенә инанган кеше күршесе белән яхшы яшәсен», – дигән. Күрше белән яхшы яшәү иманның бер билгесе булып тора. Күршебезнең нинди диндә булуы да мөһим түгел, күрше хакы барлык диндәгеләргә дә кагыла. Син аларның диненә катнашмыйсың, тик, күрше буларак, хакын хакларга тиеш буласың.

– Ничә йортка кадәр күрше санала?

Халкыбыз: «Кырык йортка кадәр – күрше», – ди. Уң һәм сул яктан бу. Шәһәр җирендә, күпкатлы йортта торабыз икән, анда яшәүчеләр бөтенесе дә күрше булып саналачак. Хәтта күрше йорттагылар да – күрше. Авыл җирендә исә бер урамда яшәүчеләрне күршеләр диләр. Әлбәттә, кырык йорт, бер караганда, бик күп булып тоелыр. Ләкин, икенче яктан, синең тормышың шушы кешеләргә бәйле бит. Алар белән еш күрешәсең, аралашасың, бер урамнан йөрисең, дигәндәй. Шуңа күрә, кырык йорт дигән сүздә гаделлек бар.

– Дин күзлегеннән караганда «идеаль күрше»  нинди була?

– Күршең авырса, аның хәлен белергә; үлә икән, җеназасында катнашырга; шатлык килсә, сөенергә; кайгы килсә, көенергә; бурычка акча сорап керсә, бирергә; эштә ярдәм сорап керсә, булышырга; еракка китә икән, гаиләсенә булышырга; Коръән ашына чакырса, керергә. Бу – мөселман өстендәге бурычлар. Шушы хаклар үтәлә икән, димәк, син – иң хәерле күрше.

Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) бер күршесе яһүд була. Бу күрше аның ишек төбенә гел чүп ташлый икән. Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) һәр яңа иртәсе чүп җыештырудан башлана. Көннәрдән бер көнне, ишек төбендә чүп күренмәгәч, пәйгамбәребез күршесенә керә.

– Нәрсә булды? Авырып киттеңме әллә? – дип сорый.

Күршесе, чыннан да, авырып ята икән. Шул ук вакытта пәйгамбәребезгә китергән зыянны да аңлый, чүп ташлаганын да белә. Ул инде күршесенең аңа тавыш күтәргәнен көтеп ята икән. Тик пәйгамбәребезнең хәл белергә генә кергәнен аңлагач, күзләре яшьләнә. Шуннан соң хәтта улына да ислам динен кабул итәргә васыять итеп калдыра.


Фикер өстәү