Хәерсез сишәмбе: балалар һәм яшүсмерләргә бәйле һәлакәтләрнең күпчелеге шул көнгә туры килә

Балалар катнашындагы юл һәлакәтләренең күпчелеге җәйге каникулга туры килә. Белгечләр әнә шундый күңелсез нәтиҗәгә килгән. Ямьле җәйнең ничек ямен җибәрмәскә? Белгечләр белән шул турыда сөйләштек.  

Татарстан Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматлары буенча, узган ел һәлак булган унбер баланың алтысы җәйге айларда харап булган. Быелның алты аенда исә 16 яшькә кадәрге балалар катнашында 204 юл һәлакәте теркәлгән. Аларның бишесе үлем очрагы белән тәмамланган. 221 бала төрле дәрәҗәдәге җәрәхәт алган. Аварияләр саны узган елның шул чоры белән чагыштырганда – 5 процентка, ә зыян күрүче балалар саны 6 процентка артыграк.

– Әгәр атна көннәре белән карасак, балалар һәм яшүсмерләргә бәйле һәлакәтләрнең күпчелеге сишәмбегә туры килә. Авариягә исә барыннан да бигрәк 15–16 яшьлекләр эләгә, – ди Татарстан Дәүләт автоинспекциясенең юл хәрәкәте куркынычсызлыгын пропагандалау бүлеге җитәкчесе Рамил Әхтәмҗанов.

Билгеле, мондый юл һәлакәтләре күпчелек очракта машина йөртүчеләр гаебе белән килеп чыкса да, балаларның үзләренең саксызлыгы да аяусыз нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Мәсәлән, статистика мәгълүматларына күз салсак, быелның ярты елында шундый 54 һәлакәт теркәлгән. Аларның берсендә бер баланың гомере өзелгән.

– Гадәттә, мондый фаҗига баланың юлны дөрес урында чыкмавы аркасында килеп чыга. Яки юл кичүенә барып җитмичә, якыннан гына чыгарга теләгән бала да машина тәгәрмәче астында калырга мөмкин. Шулай ук авария кызыл утка яки юлга кинәт йөгереп чыгу аркасында да булырга мөмкин, – дип аңлата белгечләр.

Хәер, бәлагә җәяү йөргән балалар гына түгел, механик транспортта, велосипедта җилдергән балалар һәм яшүсмерләр дә юлыга. Әйтик, быелның ярты елында велосипедлы балалар катнашында 30 юл һәлакәте булган, аларның унсигезе баланың саксызлыгы аркасында килеп чыккан.

Бәла-каза балаларны шәһәрләрдә генә түгел, авылларда да сагалап тора. Чүпрәле районының Иске Кәкерле авылына да җәйге ялга балалар кунакка күп кайта. Урам тутырып йөрүчеләр арасында җәяүлесе дә, велосипед яки мопед иярләгәне дә бар. Авыл советы башлыгы Рөстәм Фәткуллин әйтүенчә, мопед белән хәрәкәт итүчеләр күбрәк тә әле.

– Велосипед белән йөрүләр артта калып бара инде хәзер. Яшүсмерләрнең күпчелеге мопедта җилдерә. Менә анысы чыннан да проблема, – ди ул. – Үз авылыбызда укучыларның әти-әниләре белән профилактика үткәрелә, әллә шуңа да аларның балаларына бер әйтү дә җитә, ә менә шәһәрдән кайтучылар белән хәлләр авыррак. Аларны шелтә белән дә, кисәтү белән дә җиңеп булмый. Әти-әниләре дә, авылда барысы да ярый, балаларына бер куркыныч та янамый, дип уйлый. Ләкин авылда да юл йөрү кагыйдәләрен сакларга кирәк. Юлларга вак таш түшәлгән, мопед өчен куркынычрак, шулай ук машинасы да, башка техникасы да йөреп тора. Соңгы вакытта квадроцикллар да күренә башлады. Авыл эчендә генә түгел, авыллар арасында да йөри бит яшүсмерләр. Барысын да карап, барлап, артларыннан йөреп бетереп булмый. Һәр ата-ана үз баласына саклану кагыйдәләрен кат-кат әйтсен иде.

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Рөстәм Гарипов әйтүенчә, юл кагыйдәләрен бозучы балаларга да, зурларга да иң нәтиҗәле чара –  профилактика, дөрес юл йөрү кагыйдәләрен пропагандалау.

– Мондый чакта без халык белән төрле форматта эшлибез. Бу штраф кына түгел. Беренче чиратта, пропаганда. Кешеләр, шул исәптән балалар да ахыргы нәтиҗәнең бик аяныч булуын аңларга тиешләр. Без балаларга һәрвакыт гади генә мисал китерәбез: мәктәптә «2ле» алырга һәм аны аннан соң «5ле»гә төзәтергә мөмкин. Ә менә юлдагы хатаны төзәтеп булмаячак, ул бик аяныч нәтиҗәгә китерергә мөмкин, – ди Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы ЮХИДИ идарәсе җитәкчесе Рөстәм Гарипов.

Психолог Ләйсән Гарипова да зурлар белән чагыштырганда, балаларда куркынычсызлык хисе азрак булуын әйтте. Чөнки аларда тормыш тәҗрибәсе юк.

– Балалар һәм яшүсмерләр күпчелек әйберләргә җиңел карый. Чөнки аларның тормышына һәм сәламәтлегенә куркыныч янаган очраклар да ул дәрәҗәдә күп булмый әле, – ди ул. – Алар зурларга караганда гамьсезрәк. Шуңа күрә зурларның бурычы – баланың исән-имин булуы. Моны яки аны куркытып, яки билгеле бер шартларда, урыннарда үз-үзеңне саклау кагыйдәләрен өйрәтү юлы белән хәл итәргә мөмкин. Соңгы елларда балалар колакчыннар һәм телефоннар белән дә бик нык мавыга. Юл аша чыкканда да аларны читкә алып куймыйлар. Ә бу игътибарны тиешле тарафка юнәлтергә комачаулый. Колакка яңгырап торган көчле музыка тавышы әйләнә-тирәне адекват кабул итәргә ирек бирми һәм ориентир югала. Шуңа күрә әти-әниләр балаларына әледән-әле юл йөрү кагыйдәләрен искә төшереп торырга тиешләр.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү