Бәрәңгене кайчан алырга?     

Бәрәңгене җәй уртасында ук алу гадәткә керә башлады бугай инде. Авылларда иртә өлгерә торган сорт үстереп, бәрәңге казып алучылар шактый. Сабаклары ямь-яшел әле, дип сабыр итүчеләр дә күп.  Кайбер җирләрдә бәрәңгенең хәтта әле яңа гына чәчәк атып утырганнары да бар, диләр. Быелгы һава шартларында икенче икмәкнең хәле ничек? Бәрәңгедән мул уңыш алу өчен, нәрсәләр эшләргә кирәк? Бакчачыларның хәлен белештек. 

Ринат Вәлиев, һәвәскәр бакчачы (Азнакай шәһәре):  

– Бәрәңге алырга иртә әле. Сентябрьнең уртасында казырга уйлыйбыз. Бәрәңгенең сабагы корып, 10–15 сантиметрлап калган очракта, көрән төскә керә башлагач, алырга була. Башта яңгыр яумады, соңгы бер ун көн әйбәт койды. Яңгыр бәрәңге чәчәк аткач һәм аннан соң тагын биш көнләп кирәк. Калган вакытта коры булса да ярый. Күршеләрнең бакчасында бәрәңгенең сабаклары гына калган, корт ашап бетергән. Шул корт безгә дә күчә. Бәрәңгене гел карап торабыз. Яфрагыннан колорадо коңгызын, аның личинкаларын чүплибез. Быел әле агу сипмәдек. Утыртканда күзәнәкне генә агулаган идек. Тик файдасы тимәде бугай, колорадо ул препаратка да ияләшкән, күрәсең. Бәрәңгене вакытында карарга кирәк. Үскән чагында төбе формалашсын, сабагы көчлерәк булсын өчен, әйбәт итеп ике тапкыр күмәргә кирәк. Узган елны бер сутый җирдән 54 чиләк бәрәңге алдык. Бер төптән – 8–12шәр эре бәрәңге.

Лилия Хөснуллина, блогер (Чирмешән районы Керкәле авылы):  

– Безнең бәрәңге өлгерде инде. Яңа уңышны 20 июльдә үк казый башладык. Биш сорт бәрәңге утырттык, икесе – тиз өлгерә торган. Бәрәңгене 25 апрельдә чәчтек. Алсу төстәге, тирән күзлесенең уңышын җыйдык. Бәрәңге өлгергән, кабыгы ныгыган. Бер чиләк орлыктан тугыз чиләк бәрәңге алдык. Шуның чиләктән артыгы гына вак, уңыш яхшы. Өч чиләген орлыкка салып куйдык. Бушаган җиргә аз гына бәрәңге, суган һәм укроп чәчеп куйдым. Иртә өлгерә торган бер чиләк сары бәрәңге дә утырттык. Тик әле ул өлгереп җитмәгән, кабыгы сыдырыла. Шуңа эшне әлегә туктатып тордык.

Мөхәррәм Мөхәммәтҗанов, ветеран-агроном (Буа районы):

– Бәрәңге алырга өч атналап вакыт калып бара. Узган ел 16 августта җыйганбыз. Бу көннәрдә яңгырлар төшкәләве бәрәңгенең төсен үзгәртте.

Безнең сабакларда да корт үрчеп килә. Тик алар зыян итми инде. Бу көннәрдәге өлгереше сабак исәбенә дә җитешәчәк.
Иртә өлгерә торган «Ажур» сортын үстереп, өч төптән уңыш алдык. Ул корылыкка чыдам, кышны да яхшы чыга. Бозылганы да, үргәне дә юк. Иң беренче чиратта технология кирәк. Әйтик, бәрәңгене язын җиргә күмеп куеп, көзен вакыты җиткән икән, дип алырга чыксаң, бернинди сорт та ярдәм итми. 3 урынына 5 бәрәңге булырга мөмкин, артыгы түгел. Ә менә аны 13, хәтта 23 итеп бирүдә сортның селекционер салган мөмкинлеге ярдәм итә.

Әлфия Мусина, укытучы (Казан):

– Быел бәрәңгенең уңышы әйбәт булыр, диярлек түгел. Моның төп сәбәбе – яңгырлар булмау. Бәрәңге утыртканнан соң, бер генә яуды. Дым бөтенләй юк. Җитмәсә, кырау төште. Бәрәңгегә су да сибеп бетерерлек түгел. Апрельдә яңа сорт – иртә өлгерә торган «Беллароза»ны утырттык. Алары әйбәт күренә. Бәрәңге уңышы мул булсын өчен, шактый тырышырга туры килә шул. Сортларын да алмаштырып тору кирәк. Яңгыр яумасмы дигән өмет бар әле, бәлки, аз булса да үсеп китәр.

Фото: zn-bratsk.ru


Фикер өстәү