Авариядә әниләрен югалткан Сәид әтисенә: «Син һәрвакыт янәшәбездә бул»

Авариягә эләгеп һәлак булган блогер Диана Сәфәрованың улы Сәид, матур теләкләр теләп, әтисенә чишмә суы эчергән. Бу хакта «Интертат» яза.

Әбисе аны нинди теләкләр теләргә икәнен өйрәтеп тора. «Син һәрвакыт янәшәбездә бул, чөнки син – безнең әтиебез. Без сине бик яратабыз. Сәламәт, көчле бул. Син безгә бик кирәк. Бисмилләхир-рахманир-рахим, Аллаһу әкбәр», – дип әйттерә ул аңа.

Видеоны «Язмышлар» сәхифәсенә куйганнар. «Сабыйлар сау-сәламәт булсын. Әбиләре, әтиләре аларга зур терәк. Әниләре сөенеп ятсын», – дип язганнар анда.

 


Фикер өстәү