Мотоцикл белән идарә итүче яшүсмер коточкыч авариядә һәлак булган

Башкортстанда мотоцикл белән идәрә итүче 15 яшьлек яшүсмер тепловоз тәгәрмәчләре астында һәлак булган, дип хәбәр итә «Башинформә». Фаҗига бүген көндезге сәгать өчтә Толбазы-Красноусольск юлының 24нче чакрымында булган.

Беренчел мәгълүматлар буенча, „Минск“ мотоциклы белән идарә итүче егет, тимер юл кичүендә автомобильләр колоннасын урап узып, светофорның тыю сигналына карамастан хәрәкәтен дәвам итә һәм тепловоз белән бәрелешә. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә балигъ булмаган бала ашыгыч ярдәм килгәнче вафат була. — дип аңлаттылар Башкортостан Дәүләт автоинспекциясендә.

Хәзер вакыйганың барлык нечкәлекләре һәм шартлары ачыклана урында ашыгыч хезмәтләр эшли.


Фикер өстәү