Татарстанда 33 яшьлек ир-ат суга батып үлгән

Коену урыны махсус җиһазланылмаган булган.

Әгерҗе районы Ташлы авылындагы Күләгәш елгасында ир-егет суга батып үлгән. Аның суга кереп китүен күргәннәр, әмма аннан кире чыгуын күрмәгәннәр.

Россия МЧС Татарстан буенча баш идарәсе хәбәренә караганда, коткаручылар яр буеннан 50 метр еркалыкта өч метр тирәнлектәге су төбеннән 1990 елгы ир-атның мәетен тартып чыгарган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, ир-ат суда иминлек таләпләрен үтәмәгән булса кирәк. Бу урын су коену өчен җиһазланылмаган булган.

Сүз уңаеннан, әле күптән түгел генә Югары Ослан районында 36 яшьлек ир-атның суга батуы турында хәбәр ителгән иде.


Фикер өстәү