Фирдүс Тямаев Ришат Фазлыйәхмәтовны аерылган хатыны белән кавыштырган

5 августта Фирдүс Тямаев Ришат Фазлыйәхмәтов белән Питрәч районы Чыты авылында бер сәхнәдә чыгыш ясаганнан соң,  аны күптән түгел аерылган хатыны Тәтишка белән кавыштырган. 

«Тәтишка – супер, оказывается. Шушында Тәтишканы кочаклаган идем, Ришатның йөзе җимерелде инде менә, – дип шаярта Тямаев. Сәхнәгә ул башта Ришат Фазлыйәхмәтовны аннары хатының чакырып менгергән.

«Тәтишка белән аерылып маташа. Ты что? Мондый Тәтишка белән кем аерыла инде? Җүләр. Әйдә, тезлән. Әйдә, тезләнеп, бер кулын үп әле. Тиз-тиз генә матур гына иттереп. Бөтенесе алдында «Мин сине яратам» диген, әйдә, тиз-тиз. Яратасың икән, әйдә. Давай, кулын сора. Бер, ике, өч, давай», – дип җилтерәтә Тямаев сәхнәдә Фазлыйәхмәтовны.

Ришат Фирдүс Тямаев кушканнарны барысын да эшләгән. Бар халык алдында Ришат Тәтишкасына: «Яратам мин сине», – дигән.

Аннары әлеге пар кочаклашып-үбешеп сәхнәдән төшеп киткән, дип яза Интертат.

Ришат Фазлыйәхмәтов: «Ул мине санлап тора иде, шунысы әйбәт иде»


Фикер өстәү