Ел башыннан бирле республикада 517 меңнән артык кеше диспансеризация узган

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгыннан шулай дип хәбәр итәләр.

Саннар теленә күчсәк, быелның 7 аенда Татарстанда 517 674 кеше диспансеризация үткән. Шушы вакыт аралыгында 156 573 кеше профилактик медицина тикшерүе узган .

Моннан тыш Татарстанның күчмә сырхауханәләрендә 18 516 кешене кабул иткәннәр. 1043 кешегә хастаханәгә ятарга юллама юллама бирелгән.

Мобиль комплекслар, республиканың муниципаль берәмлекләренә хезмәт күрсәтү зоналары буенча, Казан, Чаллы һәм Әлмәттәге дүрт медицина оешмасына беркетелгән. Алар барлыгы 15 районга чыга.


Фикер өстәү